Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

14нче гимназиядә 1- 4нче сыйныфлар арасында “Татар кызы- 2022” бәйгесе узды

Бәйгедә туган телдә иркен сөйләшүче сәләтле 12 татар кызы катнашты.

22нче ноябрь көнне гимназиябездә 1- 4нче сыйныфлар арасында “Татар кызы- 2022” бәйгесе узды. Бәйгедә туган телдә иркен сөйләшүче сәләтле 12 татар кызы катнашты. Сынаулар балаларның үзләре белән таныштыруларыннан башланды. Күз явын алырлык матур милли күлмәк-калфаклар киеп, сәхнәдә үзләре турында шигырьләрне сәнгатьле итеп сөйләп, тамашачы хозурына җиткерделәр алар.
Кечкенә генә булсалар да, кызларыбыз үзләрен сәхнәдә бик иркен тотулары белән дә шаккатырдылар: берсен берсе уздырып җырладылар, биеделәр.
Бәйге зәвыклы, матур бизәкләргә бай, күңелле узды. Кызларның саф татарча сөйләшүләре сокландырды. Барлык катнашкан балалар да татарча китаплар, истәлекле бүләкләр һәм дипломнар белән бүләкләнделәр.

Ә шәһәркүләм “Татар кызы-2022” бәйгесендә гимназиябез данын сайлап алу турында I урын яулаган 1 нче “б” сыйныфы укучысы Хәйбиева Азалия яклаячак. Аңа уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев