Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

14 яшьтән өлкәнрәк балаларны әдәби әйдаман булырга чакыралар

1нче июльдә XXVIII Әдәби марафон башлана. 18 нче июньнән алып 20 нче июньгә кадәр 3 көн дәвамында әдәби әйдаманлыкка гаризалар кабул ителә.

Бу хакта Әдәби марафон проектының Вк социаль челтәрендә хәбәр ителә.

«Сез яратып татарча китаплар укыйсыз, интернетта һәм көндәлек тормышта татарча аралашасыз һәм әйләнә-тирәгездә татарларны туплау сәләтенә ияме? Әлеге сыйфатлар нәкъ менә әдәби әйдаманнарның күркәм сыйфатлары! Димәк, Сезнең #ӘдәбиӘйдаман булырга һәм уңышка ирешергә барлык мөмкинлекләрегез дә бар!» диелә хәбәрдә.

1 нче июльдә XXVIII Әдәби марафон башлана. "Әдәби марафон – 2024" (https://tat-i.net/tt/adabi-marafon-2024) кагыйдәләре буенча, 18 нче июньнән алып 20 нче июньгә кадәр 3 көн дәвамында XXVIII #ӘдәбиМарафон проектына әдәби әйдаманлыкка гаризалар кабул ителә.

Һәр әдәби әйдаманга уникаль ID билгеләнә һәм Әдәби марафонда катнашырга гаризалар тапшырган вакытта (20.06.2024 – 01.07.2024) һәр әдәби марафончы үзенә әдәби әйдаман сайларга тиеш булачак.

Яңа кабул ителгән әдәби әйдаманнар гамәлдәге әдәби әйдаманнар исемлегенә өстәләчәк һәм һәр әдәби марафон ахырында рейтинг (https://tat-i.net/tt/node/699https://tat-i.net/tt/node/710) яңартыла барачак. Ел ахырында иң-иң актив әйдаманнар билгеле булачак һәм алар финал тантанасында зур сәхнәдә бүләкләнәчәкләр.
 

Мәгълүмат өчен:
Әдәби әйдаман дип әдәби марафонда актив катнашучы, үзенең гаиләсен, якыннарын, туганнарын, дусларын, хезмәттәшләрен әдәби марафонда катнашырга өндәүче һәм үзе янында туплаучы, шул рәвешле, татар әдәбиятына мәхәббәт тәрбияләү аша татар телен саклау һәм үстерүдә өлеш кертүче, ачык күңелле, максатчан, позитив фикер йөртүче, үзе артыннан башкаларны әйдәп барырга сәләтле, ныклы рухлы әдәби марафончы атала. 14 яше тулган һәр әдәби марафончы әдәби әйдаман булырга дәгъва кыла ала.


Әдәби әйдаман булырга алынганчы яңа сезон әдәби марафонның кагыйдәләре белән танышып чыгыгыз: https://tat-i.net/tt/adabi-marafon-2024
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев