Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

13нче һәм 14нче гыйнвар көннәрендә Казанда «Кыш Бабайның төше» спектакле куелачак

«Кыш Бабайның төше» спектакле 4-8 гыйнварга планлаштырылган иде. Көннәр салкын булу аркасында алар күчерелде.

Быел кыш Казан Кремле янында беренче тапкыр җәмәгать мәйданы буларак Гавами урыннар ишегалды ачылды. Анда балалар өчен спектакльләр, экскурсияләр, театраль перформанслар, музыкаль кичәләр һәм Казан актерларыннан әкиятләр уку оештырыла. 

Биредә яңа ел ярминкәсе өчен «Җанлы шәһәр» фонды командасы «Кыш Бабайның төше» спектаклен әзерләде. Ишегалдында инде алты тамаша узды, 13 нче һәм 14 нче гыйнвар көннәрендә 16:00 һәм 18:00 сәгатьләрдә тагын дүрт тамаша узачак.

"Кыш Бабайның төше" спектаклен күрсәтү 4-8 гыйнварга планлаштырылган иде. Көннәр салкын булу аркасында без аларны күчерергә мәҗбүр булдык. 13 һәм 14 гыйнварда дүрт өстәмә тамаша үткәрәчәкбез: көн саен 16.00 һәм 18.00 сәгатьләрдә.

Ә 13нче гыйнвар көнне 18:00 сәгатьтә узачак спектакль русча ишарәләр теленә тәрҗемә ителәчәк», – дип хәбәр итте шәһәрләрне үстерү институтының матбугат хезмәте.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фото: tatar-congress

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев