Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

12 июнь - Россия көне

12 июнь көнне Россия Федерациясенең Дәүләт бәйрәме – Россия көне билгеләп үтелә.

Халык аны милли бердәмлек, теләктәшлек һәм тынычлык көне буларак бәйрәм итә. Илебезнең төп байлыгы – аның күпмилләтле халкы. Һәр халыкның үз мәдәнияте, гореф-гадәтләре бар, аларны сакларга һәм киләчәк буынга тапшырырга кирәк. Шушы вакыйга уңаеннан Яр Чаллы шәһәренең 17нче китапханәсендә "12 июнь - Россия көне” дигән бәйрәм оештырылды. Балалар чарада  бу бәйрәмнең  күпмилләтле халкыбызның бердәмлеген символлаштыруы, һәркемнең Ватаныбызның бүгенгесе һәм киләчәге өчен җаваплы булуы турында фикер алышты. Илебез анда яшәүче күпмилләтле халыкларның дуслыгы белән көчле.

Без табигый ресурсларга гына түгел, ә төрле халыкларның мәдәнияте, гореф-гадәтләренә дә бай. “Бердәмлектә безнең көчебез” дигән бүлектә балалар үзләренең туган телләрендәге Ватан турындагы мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр. Татар, чуаш, рус телләрендә Г. Тукай, Г.Н. Айги, А.С. Пушкин һәм башкаларның шигырьләре яңгырады. ”Россия – минем горурлыгым” дигән бүлектә исә, Сабантуй, Масленница, Сурхарбан бәйрәмнәрендә уйнала торган уеннар белән таныштылар.

Балалар бәйрәмнән бергәләп илебезне чәчәк атучы һәм бөек ил итә алабыз дигән фикер белән таралышты.

17нче балалар китапханәчесе Орлова М.В. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев