Вак моторика өчен файдалы 10 уен
Вак моториканы үстерү никадәр кирәкле икәнлекне аңлаган ата-ана моңа игътибарны күбрәк бирер иде. Тәкъдим ителгән уеннар гади дә, файдалы да.
1. «Су-джок» массаж. Мин даруханәдә массаж өчен шарчыклар сатып алырга киңәш итәм. Алар «су-джок» дип атала. Бу пластик, йомшак шарчык. Аны үч төбе һәм аяк табаны буенча тәгәрәтәләр.
2. Ярма тутырылган капчык. Берничә зур булмаган капчык ясарга кирәк. Аларга төрле ярмалар салып куябыз: карабодай ярмасы, борчак, фасоль, тары ярмасы. Бала капчыкларны капшап-капшап уйный. Бу үзенә күрә бер анти-стресс уенчык.
3. Ике җамаяк. Уен өчен һәр төрле ярмалар, макароннар кулланырга мөмкин. Балага ике җамаяк бирегез. Берсенә ярма салыгыз, ә икенчесе буш калсын. Бер савыттан икенче савытка бушатсын. Калак та бирергә була.
4. Безнең яраткан бармак уеннары. Бу уеннар тонус төшерергә булыша.
5. Комлыкта манный ярмасы яки ком белән уен. Манный ярмасына нинди дә булса уенчык качырыгыз, бала аны эзләп табарга тиеш.
6. Урамда кошларны ашатыгыз. Балалар ипине вакларга, валчык яки орлык чәчәргә яраталар.
7. Төрле шнурлау уенчыклары файдалы.
8. Балаларга кыстыргыч белән уйнау бик ошый.
9. Сабый үсә төшкәч, үзе киенрергә, сәдәфләрне төймәләргә өйрәнсен. Бу вак моториканы үстерергә күп мөмкинлекләр бирә: сәдәфләр, эләктергеч, ябыштыручы кәгазь, каптырма, баулар, каешлар.
10. Судан предметларны тотып алу. Тазга аз гына су салыгыз һәм анда шарчыклар ташлагыз. Балага иләк яки калак бирегез. Максат: судагы барлык шарчыкларны тотып алу.
Айгөл Казакова, Яр Чаллы шәһәре, 2нче санлы «Алсу» балалар бакчасы тәрбиячесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев