Укытучы кайчан матур була?
Балалар белән фотога төшкәндә, әлбәттә!
Аларның якынлыгын, яратуын, ышанычын тойганда. Ә кайчан бәхетле була, дип уйлыйсыз? Укучыларының сынауларны җиңеп, теләкләренә ирешеп, дөньяга елмаеп карап яшәвен күргәчтер, мөгаен.
Сезнең барыгызны да һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәбез һәм бик күп, бик күп бәхетле көннәр телибез, хөрмәтле укытучыларыбыз безнең!
Ә бүгенге героинябыз – Ләйсән Фәрид кызы Мифтахова балаларның яраткан укытучысы гына түгел, «Иң яхшы мәктәп директоры» республикакүләм грантында җиңү яулаган җитәкче дә. Чаллының 37нче мәктәбе турында язманы киләсе саннарда укый аласыз.
Чаллының 37нче мәктәбе директоры Ләйсән Мифтахова 3В сыйныфы укучылары белән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев