Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

ТИСБИда шигырь бәйгесе

18 февраль көнне «ТИСБИ» идарә университеты» дәүләти булмаган югары профессиональ белем бирү учреждениесенең Яр Чаллы филиалында Муса Җәлилнең тууына 113 ел тулу уңаеннан, аның иҗатына багышланган шигырь бәйгесе узды.

Анда ТИСБИ студентлары, Чаллы мәктәпләрендә белем алучы балалар һәм Алабуга шәһәренең 11 нче мәктәбеннән, Бехтерово, Поспелово авыл мәктәпләреннән килгән укучылар катнаштылар.

Шигъри бәйрәмне «ТИСБИ» идарә университеты» Яр Чаллы филиалы директоры, социология фәннәре кандидаты, доцент Рәис Гапсәламович Нәҗипов ачып җибәрде. Ул үзенең чыгышында бәйрәмдә катнашучыларны сәламләде һәм бәйгедә катнашучыларга үзенең теләкләрен җиткерде.

 – Бүгенге бәйрәм көне бик күп кичерешләр бирә. Мин үземнең Минзәлә педагогия училищесында укыган елларны искә төшердем. Муса Җәлил дә Минзәлә педагогия училищесында укыган. Сугышка да Минзәләдән киткән.

Без ел саен Җәлилнең туган көнендә педучилище укытучылары, укучылары җыелып, шәһәркүләмендә аның туган көнен билгеләп үтә торган идек. Бик җылы уза торган иде ул көн. Һәм ул бәйрәмнең җылысы безне гомер буе озата килә. Без тормышта шул көннәрнең җылысы белән, яме белән яшәешебезне дәвам итәбез. Аларны бер генә мизгелгә дә безнең хәтердән, уйдан чыкканы юк.

Муса Җәлил халкыбызның бөек улы. Ул илебезнең горурлыгы. Ул дөнья күләм танылган шәхесләрнең берсе. Һәм аның татар егете булуы безнең өчен аеруча зур горурлык.

Минем әйтәсем килгән әйберем шул, без ай саен җыелып, үзебезнең студентларыбыз, шәһәр, район мәктәпләре укучылары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән, халкыбызның әдәбиятына багышланган кичәләр үткәрәбез. Һәм инде ул бер яхшы традициягә әйләнде. Без моның белән горурланабыз. Студентларыбыз телебезгә, халкыбызга, мәдәниятебезгә гашыйк булып, яратып шушындый чаралар үткәрүдә катнашалар. Шундый студентларыбыз булу бик зур бәхет. Сез телебезне, динебезне, мәдәниятебезне саклап, халкыбызга игелекле хезмәт күрсәтерлек балалар булып үсәргә тиеш. Бүгенге көн сезнең өчен дә истәлекле көнгә әйләнсен иде.

Әлеге чараны үткәрүдә булышкан, бик матур китап күргәзмәсе оештырган 25 нче мәхәлләнең ТИСБИ янәшәсендә урнашкан 13 нче филиал китапханә мөдире Валентина Ибраһимова да бәйгедә катнашучыларны бәйрәм белән котлады һәм уңышлар теләде.

Чаллы шәһәре Башкарма комитетының Мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсенең баш белгече Наилә Гадел кызы Миначова сүз алгач, Муса Җәлилгә багышланган чараларның туктап тормавы хакында да тәфсилләп сөйләде.

 – Октябрь аеннан башлап, беренче мәртәбә Җәлил укулары оешып китте. Аның башында Бөтендөнья татар конгрессы, шулай ук Мәгариф һәм Фән, Мәдәният  министрлыгы тора. Бу чара мәктәпләрдә, декабрь аенда шәһәркүләм узды. Анда шәһәребездән 301 укучы катнашты. Анда җиңү яулаган балалар Казанга җибәрелделәр һәм Халыкара бәйгедә 29 гимназия укучысы җиңү яулап кайтты. Җиңүчеләр арасында балалар бакчаларыннан 4 бала да бар.

15 февраль көнне Муса Җәлил скверында Муса Җәлилне искә алдык. Аның һәйкәленә чәчәкләр салдык. Бик матур узды. Җәлилнең шигырьләре, аның сүзләренә язылган җырлар яңгырады. Һәм без шуны дәвам итеп монда килдек.

Балалар бүген дә бик матур чыгыш ясадылар. Җиңүчеләрне билгеләү дә бик җиңел булмады. Кайбер чыгышларны бик сокланып карадык.

2019 елның 25 августында Муса Җәлилнең һәм аның дусларының җәзалап үтерелүенә 75 ел тула. Бу датага игътибар итүегезне сорар идем. Шәһәркүләм бу чараны да билгеләп үтәрбез. Без инде мондый чараларны ел дәвамында алып барабыз. Шундый матур башлангычларыбыз бар безнең. Сез дә, аңлавымча, бик матур башлангыч дәвамлы булсын иде, дигән теләкләрен дә белдерде

Бәйгедә балалар Муса Җәлил шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләү буенча көч сынаштылар.

Җиңүчеләрне котлап, Чаллы шәһәре Башкарма комитетының Мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсенең баш белгече Наилә Гадел кызы Миначова аларга дипломнар тапшырды.

3 нче санлы мәктәптән Шияхметова Диләрә, 33 нче мәктәптән Шәрәфетдинова , ТИСБИ студенты Гарипов Динар 3 урынга лаек булып, диплом белән бүләкләнделәр.

Алабуга районы Поспелово авылы мәктәбе укучысы Мэссэрова Резеда, Чаллы шәһәренең 58нче гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Гилмеева Алия, 10 мәктәптән Нурумбетова Амалия, ТИСБИ студенты Ганиева Рәйхан 2 урынга лаек булдылар.

3 нче санлы гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Гейгер Ирина, 77 нче мәктәп укучысы Шәрапова Рәмилә, ТИСБИ студенткасы Лилиана Закировалар 1 урын яуладылар.

Бәйгедә катнашкан бер генә бала да бүләксез калмады. Урын алмаган балаларга да катнашучы дипломы тапшырдылар. Ә 51 нче мәктәптә белем алучы Азизов Турал тамашачылар призына лаек булды. Аңа истәлекле бүләк – ТИСБИ кружкасы бирделәр.

Кичә соңында истәлек фотога төшеп, киләсе очрашуларга кадәр саубуллаштык.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев