Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Яз килгәнгә куана

Игътибарыгызга Арча районы Наласа урта мәктәбе укучылары язган шигырьләрне тәкъдим итәбез. 

Күке җыры
Ямьле яз җиткәч,
Яшел урманда
Кәккүк тавашы
Яңгырый таңда:
Кәккүк, кәккүк, кәккүк!
Хәлиуллина Ландыш, 2 класс

Тукта, буран!
Урамга чыга алмадым –
Көне буе булды буран.
Ап-ак карлар арасыннан
Күренми дә безнең урам.

Чана-чаңгыда шуарга
Мин бит бик тә яратам!
Теләгемне ишет инде,
Тукта инде, кар-буран!
Абдуллина Алисә, 2 класс
     
Туган тел
Татар теле – Туган тел,
Безгә  газиз  булган тел.
Әти-әни, әби-бабай
Безне сөя торган тел.
Сибагатуллина Инзирә, 5 класс
***
Мин туган телдә әйтәм  әтигә “Әти” дип,
Иң матур телдә әйтәм  әнигә “Әни” дип.
Дөньяда телләр бик күп, һәркайсы төрле-төрле,
Һәр кеше өчен кадерле, әлбәттә, туган теле!
Мифтахова Мәрьям, 5 класс


Туган телем – татар теле!

И туган тел, матур да син,
Тылсымлы да, ямьле дә.
Нәни  чакта  әйткән  сүзем
Гүзәл  татар  телендә.

Гомерем  буе  синең  белән
Горурланып  мин  яшим.
Синең  хакта  шигырь  язам,
Моңлы  җырларың  көйлим.

Күңелемдә  бар уйларым,
Туган  телемдә  генә.
Иң  сихри  һәм  татлы  тел  ул –
Татар  телем – бер  генә.

Чиста, саф  туган  телемдә
Аралашам, сөйләшәм.
Туган  телем – татар  теле,
Мәңге  яшәреп  яшәр!
Мөхетдинова Язгөл, 5 класс

Яз
Яз килә.  Кар эри.
Тып та тып тамчылар
Түбәдән тамалар, 
Су булып агалар.

Кайталар кошлар да,
Чут та чут сайрыйлар.
Рәхмәт дип шатланып, 
Оялар сайлыйлар.

Гафуров Ранил,6 класс

Яз килгәнгә куана

Менә яз килеп җитте,
Бар карларны эретте.
Шаярышып-гөрләшеп,
Ташулар агып китте.

Бар табигать әкеренләп,
Йокысыннан уяна.
Балалар да, олылар да 
Яз килгәнгә куана.

Мөхетдинов Әнгам, 6 класс
          
                      Яз.
Яз җитүгә бөтен дөнья 
Җанлана, матурлана. 
Ерактан кайткан кошларның 
Сайравына күңел моңлана.

Агачлар да яшел яфрак яра,
Гүя бар табигать уяна. 
Шытып чыга яшел-хәтфә үлән,
Табигатьтә бар да яңара.

Басу-кырда тырыш халкым минем,
Җиң сызганып эшли һәркөндә.
Язның шундый гүзәл матурлыгы
Калсын иде һәркем күңелендә.
                             Мифтахова Дилә, 6 класс

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев