Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Тиздән көннәр җылыныр, кояш нурларын сибәр...

Дилбәр Сабирова шигырьләре. Актаныш районы Богады мәктәбе.

Ерак әбиемдә

Җәйге каникулларны,

Мин бигрәк тә яратам.

Мине сагынып көткән,

Ерак әбигә кайтам.

Ерак әбекәй мине,

Тәбикмәк белән сыйлый.

Аның тәмле ризыкларын,

Ашап һич туеп булмый.

Әбиемнең авылы,

Матур җирдә урнашкан.

Тирә-ягын көмеш сулы,

Күл әйләндереп алган.

Сандугачлар тавышы,

Иртән мине уята.

Ә кичләрен инде анда,

Кызарып кояш бата.

Бер дә кайтып китәсе,

Килми дә әбиемнән.

Тик әнигә дә өйдә,

ярдәм итәргә кирәк.


Математика

Уянып китсә Айгөл,

Тышта яктырып беткән.

Тәрәзәгә караса...

Автобус инде киткән.

Ул тиз генә киенеп,

Чыгып йөгерде өйдән.

Математика дәресен,

Көтте бит ул  кичәдән.


Аккошлар

Әле кар да бетмәгән,

Иделдә боз китмәгән.

Пар аккошлар сагынып,

Очып кайтып җиткәннәр.

Тиздән көннәр җылыныр,

Кояш нурларын сибәр.

Яшел төс агачларны,

Бөтен җиһанны бизәр.

Аккошлар да шулвакыт,

Сулыкларга төшәрләр,

Каңгылдашып, салмак кына

Бергә парлап йөзәрләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев