Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Сәер сорау...

Сәер сорау туды җәмгыятьтә... «Туган телең кирәкме?» – диләр. «Кирәк булса, аны өйрәнергә, Гаризаңны күрсәтче», – диләр.

Сәер сорау туды җәмгыятьтә...

«Туган телең кирәкме?» – диләр.

«Кирәк булса, аны өйрәнергә,

Гаризаңны күрсәтче», – диләр.

 

Тел кирәкме?! Ул бит минем җаным!

Сулар һавам, ашым һәм сыем.

Туган көннән яңгырашы белән

Күңелемә сеңгән моңлы җырым.

 

Татар теле белән ятам, торам,

Укыйм, язам, уйлыйм, баш ватам,

Шул тел белән янам, дулкынланам,

Бар йөрәгем белән яратам!

 

Якыннарым, дуслар – барысы да

Татар сүзе белән эндәшә.

Мин бит хәтта спорт ярышында да

Гел татарча гына көрәшәм.

 

Җавабым бер – кирәк миңа телем.

Башка андый сорау кузгатма!

Телле булсын өчен бу киләчәк,

Безнең буын җавап бирәчәк!

Нияз Хөсниев,

Чаллы, 33нче мәктәп,

9Б сыйныфы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев