Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Минем газиз Яр Чаллым!

***

Бигрәк матур, чиста, тыныч, 
Минем ап-ак Яр Чаллым. 
Шуңа күрә мин дә инде, 
Синдә төпләнеп калдым. 

Синдә үтте гомеремнең, 
Яртысыннан артыгы. 
Тормыш булгач, булды инде 
Сагышлары, шатлыгы. 

Таптым бәхетемне янып, 
Сөю учакларында.
Туганнарымны сыйдырдың 
Җылы кочакларыңа. 

Чын дусларым да синдә бит, 
Яхшы җитәкчеләрем. 
Ярты сүздән аңлый торган, 
Гадел хезмәттәшләрем. 

Синнән читкә китмәскә дип, 
Нигезләрне нык салдым. 
Рәхмәтем зур минем сиңа, 
И газизем, Яр Чаллым. 

Фәнис Мөхәммәтҗан-Тегермәнле.

Фото Википедиядән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев