Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Миңа унбиш

Мамадыш районы Кече Кирмән авылыннан Әмир Фәрхуллинның яңа шигырьләре.

Миңа унбиш

Миңа унбиш тулды быел.

Күңлем, балалыктан тыел.

 

Килә минем я уйныйсы,

Ә кирәк ныграк уйлыйсы.

 

Миндә бара үзгәрешләр.

Телим я эшләргә эшләр.

 

Мөнәсәбәтләр яңача,

Күңел сизә, я аң ача.

 

Буран хисләр уяна шул.

Ләкин моны сизми баш, кул.

 

Күп өстәлә җаваплылык,

Күңел көтә гел җылылык.

 

Кем булам мин киләчәктә?

Саф хисләрем – өмет,чәчкә...

 

Сизә һаман күңлем минем,

Баллы балачакның җилен.

Күңел кача зур уйлардан.

Тик балачакта калалмам.

Бер бирә Ходай

“Кәрәз экранлы телефон.

Эчендә анимелы фон.

 

Һәркөн эшли алты сәгать,

Сазга баткан, чык, ниһаять!

 

Телефон – ул синең көзгең,

Әрәм була башың, күзең!” –

 

Диде әнисе улына,

Башка керсә иде аңа...

 

Зәңгәр томанга баткан ул,

Тиздән күзлек киячәк ул.

 

Аниме күп, гомер берәү,

Үтәр кызык эзләү, күзләү.

 

Вакытында тукта, давай,

Югыйсә, бер бирә Ходай.

 

Зәңгәр баһадирлар

Килә көнбатыштан

Зәңгәр баһадирлар.

Боз, я таш алардан.

Күрәм, бер яварлар.

 

Тиздән күк – диңгездән

Яварлар тамчылар.

Тулган күңелләрне

Тагын да камчылар.

 

Мин ул тамчыларны

Уйлыйм күз яше дип,

Уллары кайтмаган

Аналар яше дип.

 

Уйлана аталар

Улларсыз калам дип,

Сугышның тискәре

Ягы ачысы дип.

 

Кайта көнбатыштан

Киткән баһадирлар.

Тетелгән җаннардан

Төрелгән болытлар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    1

    0

    Афәрин, Әмир! Шулай дәвам ит!