Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Кеше кәгазь очкыч булса?

Мамадыш районы, Кече Кирмән төп мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Әмир Фәрхуллин инглиз телендә дә шигырьләр яза.

«Кәгазь очкыч» дигән шигырен ул татарчага тәрҗемә иткән.

Paper plane

Imagine, if every person

Was just a simple paper plane.

Then flight’s duration would depends on

How it is built, who runs airplane.

 

We launch, we don’t know which direction

Which side, or way will go it in

The wind gets the administration.

His choice: it’s going red or green.

 

It’s pity, you can’t take some planes

Now they’re lost, no one can find them

You should take care who remains

Otherwise it will be lost stem.

 

But it doesn’t matter what subject

You are: person, or paper plane

It’s crucial man, runs you object

Launches aright,

Lights up your way with flame.


Кәгазь очкыч

Кеше кәгазь очкыч булса?

Һаваны ярыр иде.

Очуы кем җибәргәннән,

Үзеннән торыр иде.

 

Без аны очыртабыз тик,

Очар юлын белмибез.

Җил белә, ул җибәрә тик,

Безнең төрле көчебез.

 

Мин ясаган очкычларны

Очырткач эзләп алам.

Кайберләрен табып булмый

Чөнки алар югалган.

 

Син кеше, очкыч дисәң дә,

Төрлечә очып була.

Сине җибәрүче бәндә

Төрле юл сайлый ала.

 

Була яхшы, була начар

Юллар бу зур тормышта.

Кайсы якка очкыч очар,

Шундый булыр тормыш та.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ну, Әмир, молодец инде син!