Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ял бүлмәсе

Өйдә уйнап була торган күңелле һәм файдалы 5 уен

Кыш җитү белән балаларның урамда уйнау вакыты кими. Шуңа күрә кич утырганда өйдә уйнап була торган уеннар исемлеге тәкъдим итәбез.

1. «Предметны таны» уены

Ничек уйнарга: өйдәге төрле предметларны бер җиргә җыясыз. Кем дә булса күзләрен яулык белән бәйләп, тотып карап аларның нинди предмет икәнен, нинди төстә икәнен исенә төшереп әйтә.

Файдасы: образлы уйлау һәм күз алдына китерү сәләтен үстерә.


2. «Минем турында китап» уены

Ничек уйнарга: үзегез турында китапчык ясыйсыз! Аның ничә битле, нинди рәсемле, нәрсә турында булуы үзегезнең фантазиядән тора. Сезгә кәгазь, карандашлар, фломастер, степлер кирәк була.

Файдасы: күз алдына китерү сәләтен үстерә, үз фикерләреңне формалаштырырга өйрәтә.


3. «Хәзинә эзлибез»

Ничек уйнарга: уенны алып баручы кеше фатирның төрле җирләренә бирем-сюрпризлар яшерә һәм «хәзинә» эзләү маршрутын күрсәткән кәгазьләр әзерли. Төп хәзинәне табу өчен маршрут буенча барып, биремнәр үтәргә һәм бәләкәй сюрпризларны табарга кирәк була.

Файдасы:  биремнәр үтәү логик фикерләүне үстерә.


4. «Эмоцияне кабатла» уены

Ничек уйнарга: Уенчы төрле эмоцияләрне күрсәтереп бирергә тиеш була: сөенеч, моңсулык, горурлык, курку, кызыксыну, ачу, гаҗәпләнү, ошату, һ.б.

Файдасы: уен эмоциональ интеллектны үстерә.


5. «Нәрсә җитми» уены

Ничек уйнарга: өстәлгә 10 предмет тезеп салыгыз. Берегез игътибар белән карый, аларны исендә калдырырга тырыша. Аннан соң ул кеше борыла, янәдән әйләнеп карагач, ул кайсы предмет юкка чыкканын әйтергә тиеш.

Файдасы: уен хәтерне һәм игътибарны яхшырта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев