Әни, мин бит җиргә якынрак!
***
Әнисе:
– Улым, ничек шулай пычранырга була ул?
Биш яшьлек Азат:
– Әни, мин бит җиргә якынрак!
***
Укытучы:
– Вәли, «Түтәлдә кишер, кәбестә, редиска» үсә дигән җөмлә нәрсәләрдән тора?
– Яшелчәләрдән!
***
– Әни, минем сиңа яхшы хәбәрем бар!
– Улым, алгебрадан «бишле» алдыңмы әллә?
– Мин бит яхшы хәбәр, дидем, тылсымлы димәдем, әни...
***
Укытучы:
– Балалар, кайсыгыз гаҗәеп туры килүләргә мисал китерә ала?
Вәли:
– Минем әтием белән әниемнең туйлары бер көнне булган!
***
Азат әнисенә зарлана:
– Вакыт бигрәк тиз уза. Уянып та җитмисең, инде мәктәпкә дә соңга каласың...
***
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев