Көмеш кыңгырау

Мәзәкләр

Рәсем дәресендә булган хәл:

– Самат, нишләп синең пингвиның өй кыегында утыра?   Алар   бит   очмый торган кошлар.
– Бу бит пингвин түгел, ә симергән карлыгач, - дип җавап бирә Самат.
 * * *

Бүген куркып уянып киттем. Йоклап, мәктәпкә соңга калганмын дип торам. Күземне ачкач, тынычландым - инде мәктәптә икәнмен.
* * *
– Әти, минем сиңа ике соравым бар.
– Яле биреп кара, улым.
– Беренчесе, син миңа бүген гадәттәгедән күбрәк акча бирә аласыңмы? Икенчесе: ни өчен юк?
* * *
– Әнием, миңа суда йөзәргә ярыймы, әз генә булса да?
– Ярый. Ләкин чыланма.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: