Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ял бүлмәсе

Уен - баланың тормышка әзерләнү күнекмәсе

Балаларның сүз байлыгын үстерү, сүзлек запасын тулыландыру өчен күптөрле уеннар уйнатырга мөмкин. Мәсәлән, “Әйтеп бетер...” уены. - Казның каурые бар, ә песинең ... - Көймә суда йөзә, ә очкыч ...

Уен - баланың тормышка әзерләнү күнекмәсе

Уен вакытында баланың иҗат мөмкинлекләре ачыла, мөстәкыйльлеге арта. Кечкенәдән өйрәнгән уеннар киләчәктә нәниләргә тышкы дөнья белән тирәнрәк танышырга ярдәм итә.

Үзенең яраткан берәр шөгыле, эше булмаган бала юк. Баланың бәхете нәкъ менә шул үзе башкарган уеннан канәгатьләнү хисе алу, шуңа шатлана белүдән тора. Уен баланың хәленнән килерлек, үти алырлык булсын. Уенның нәтиҗәсе яхшырсын өчен уеннарны кызыклы, мавыктыргыч итеп уздырырга, бала сорауларга дөрес җавап бирә белергә, уенчыкларны сорап ала, алгач рәхмәт әйтергә, үзе уйнаган уен турында сөйли алырга тиеш.

Балалар бакчасында нәниләр “Бу нәрсә? Ул нинди төстә? Кайда тора? Нәрсә эшли? Бу кем? Аның исеме ничек? Ул нәрсә кигән?” кебек сорауларга җавап бирә белергә, үзенең исемен, ничә яшьтә булуын, әтисенең, әнисенең исемен әйтә белергә өйрәнәләр.

Бирелгән сорауларга баланы тулы җавап бирергә күнектерәбез. Мәсәлән:

- Бу курчакмы? - Әйе, бу курчак.- Бу курчак матурмы? - Әйе, бу курчак матур, кечкенә. - Кечкенә курчак нишли? - Кечкенә курчак утыра. Һәрбер дөрес җавап мактау сүзләре белән ана телендә алып барыла. (Яхшы, бик яхшы, булдырдың).

Кайбер уеннарны уйнау өчен күп вакыт та таләп ителми. Урамда йөргәндә, бакчага барганда, аш пешергәндә төрле уеннар уйнарга мөмкин. Балага бары тик әйтергә генә кирәк: “Әйдәле, без синең белән тирә-юньнән сүзләр эзлик”. Ә җавап озак көттермәс: агачлар, йортлар, чыпчык, күк, болыт, машина һ. б. Аннары исә сүзләрне шкафтан, өстәлдән, уенчыктан, бүлмәдән эзлисе.

Сөйләм телен үстерүдә сорау-җавап алымын куллану да уңай нәтиҗә бирә. Аны бергәләп саф һавада йөргәндә, уеннар уйнаганда кулланырга була. Сорауларны гадидән катлауландыра барырга кирәк. Башта балага “әйе”, “юк” җавабына туры килә торган сораулар бирсәк, аннары уйлап җавап бирү таләп ителә торган сораулар әзерлибез: “Бу кем?, Нәрсә?, Монда нәрсә үсә?” һ.б.

Без балаларыбызга аваз культурасын, сүз байлыгын үстерү, сүзлекне тулыландыру өчен уеннар уйнатабыз һәм сезгә шуларның кайберләрен тәкъдим итәбез.

“Уйлаганны тап” уены

Тәрбияче яки әти-әни бер сүз уйлавы турында әйтә. Ә балалар төрле сораулар биреп, аның нинди сүз булуын ачыклыйлар. Мәсәлән, уйланылган сүз - алма. Балалар бирә торган сораулар: - Аны ашыйлармы? - Әйе.- Ул яшелчәме? - Юк. - - Аны пешерәләрме? - Юк. - Ул агачта үсәме? - Әйе.

Бала “Алма”, - ди. Бу уен балаларны фикерләргә һәм нәтиҗә ясарга өйрәтә.

“Әйтеп бетер...” уены

- Казның каурые бар, ә песинең ...

- Көймә суда йөзә, ә очкыч ...

- Карга каркылдый, ә үрдәк ...

- Этнең оясы бар, ә төлкенең ...

- Җәй көне яңгыр ява, ә кыш көне ...

- Китапның бите бар, ә агачның ...

- Бәрәңге җирдә үсә, ә алма ...

- Песи зур, ә тычкан ...

- Агач биек, ә куак ...

- Мендәр йомшак, ә өстәл ...

- Кар ак, ә җир ...

Мондый уеннар һәрвакыт предметларны актив чагыштыру, охшаш һәм аермалы билгеләрен таптыру юлы белән барырга тиеш.

“Шулай буламы” уены

Әтәч йөзә беләме? Конфет тозлымы? Җәй җылымы? Самолет очамы? Сиңа биш яшьме? Төлке хәйләкәрме? Атның аягы икеме? Шакмак түгәрәкме? Кар кызылмы? Көймә йөзәме? Хәзер кышмы? Агач яфрагын койганмы? Әтәч йомырка саламы? Туңдырма кайнармы? Эт кешни беләме?

“Нәрсә өстәргә кирәк” уены

1. Урман булсын өчен нәрсә кирәк? (агачлар, куаклар, җәнлекләр, кошлар, җиләкләр, гөмбәләр һ.б.

2. Шәһәр булсын өчен нәрсә кирәк? ?(кешеләр, йортлар, урамнар, машиналар, заводлар, фабрикалар)

“Кирәкле өлешне яса” уены

Әлеге биремдә бала уртадагы түгәрәге нинди төстә булуын ачыклап, чәчәккә шундый ук төстәге таҗлар ясый ала. Шулай ук бу уенны күккә - йолдызлар, агачка - яфраклар, кояшка - нур, җиргә - үлән, алмагачка - алма, күлмәккә - кесә, керпегә - энәләр һ б. шундый биремнәр биреп дәвам итәргә була.

Ә иң мөһиме шул: һәр бала үз туган телен белсен, яратсын иде. Бу эштә

ата-аналар үзләреннән зур өлеш кертә ала. Туган тел! Һәркем өчен дә газиз сүз.

Гүзәлия Гыймадиева, Яр Чаллы шәһәре, 54 нче “Очкын” балалар бакчасы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев