Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Табигать

Кыш ул – могҗизалар ае!

Карны могҗиза түгел дип кем әйтә ала? Менә укып карагыз әле бу фактларны.?

Кызыл кар

Кызыл кар яумаганын беләсең инде син. Ә Арктика тауларында кызыл кар да бар. Чып-чын. Бу якларда үскән карлы хламидомонада дигән суүсеме эше бу.  Озак вакыт кояш астында ятканга, ул карны алсу төсләр белән балкыта.

 

Перламутр болытлар

Ә менә перламутр болытларны Төньяк яки Көньяк полюста күрергә була. Бу матурлык стратосфера дәрәҗәсендә боз кристалларыннан ясала. Температура бу вакытта -78 градуска кадәр төшәргә тиеш. Алар бик юка һәм таң атканда яки кояш батканда гына күренә.

 

Боз чәчәкләре

Боз чәчәкләрен син дә күрә аласың. Тик бик сирәк. Мондый кышкы әкияти чәчәкләр боз өстендә «үсеп» чыга. Дымлы һава бозда кристаллар булып ката яки боз өслегенең вак тишекләреннән тозлы судан барлыкка килә.

 

***

Беләсең киләме?

Кар нигә шыгырдый?

Кар бигрәк тә аяз һәм салкын көнне шыгырдый. Син урам буйлап барасың, ә ул шыгыр-шыгыр килә. Бу нигә шулай икән? Хәзер әйтәм.

Кар бөртекләре – нечкә, юка боз кристаллары. Өстенә бассаң, алар ватылалар һәм сыналар. Шул вакытта без ишетә торган тавыш чыга: шыгыр-шыгыр, шыгыр-шыгыр...

Карның ничә атамасы бар?

Бу сиңа бик гаҗәп тоелыр: кар-боз арасында көн күрүче эскимосларда карның 100 (!) атамасы бар икән. Шуларның кайберләре: апут – җирдә ята торган кар; кана – ява торган кар; акилокок – талгын гына яуган кар һ. б.

 

Ә татар халкы вак ярма сыман карны рашкы кар, мамык кебек җиңел, күпереп торган эре бөртеклесен –  ябалак кар, йолдызча сыман вак, нәфис, тәңкәгә охшаган кар бөртеген тәңкә кар дип атый.

 

Кем ул кар кешесе?

Кар кешесен икенче төрле йети дип атыйлар. Йети – инглиз теле аркылы тибетчадан кергән сүз. Кыргый кеше дигән мәгънәсе дә бар.

Кар кешесен озын буйлы, гаять көчле һәм йонлач итеп күз алдына китерәләр. Ул куе урманнарда, таулы урыннарда яши, имеш. Аеруча кыш көннәрендә кеше күзенә еш чалына.

 

Ни өчен кар базы дип атаганнар?

Әле суыткычлар булмаган заманнарда безнең әби-бабайларыбыз иртә яздан базга кар тутырганнар. Җәй урталарына кадәр анда сөт ризыклары, ит саклаганнар. Кар базы атамасы шуннан килеп чыккан.

Ленар Шәехнең «Табигать күренешләре энциклопедиясе»ннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев