Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Спидкубинг буенча халыкара ярышларда җиңү

Чаллы спортчылары спидкубинг буенча халыкара ярышларда җиңү яулады        

Чаллы укучылары Әлмәт шәһәрендә узган Almet Open 2018 спидкубингы буенча ярышларда катнашты һәм берьюлы өч бронза яулады. Спидкубинг (инглизчә speedcubing) - тизлеккә Рубик кубигын җыю буенча ярышу.

Ростислав Вотинцев «Кубикны 3х3х3 аяклар белән җыю» дисциплинасында өченче урынны алды. Артем Плотников ике дисциплина буенча өченче урынны яулады.

        Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, автокалада «Спидкубинг» хәрәкәте 2017 елдан бирле эшләп килә. Спидкуберлар аудиториясе 15-20 яшьлекләрне тәшкил итә, алар өчен ачык Чемпионатлар даими рәвештә оештырыла. Әлеге төр ярышларда катнашучылар саны арта, кубик җыюның тагын да камилләштерелгән алгоритмнары эшләнә, ул спидкуберларга моңарчы булмаган нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә.

Мәгълүмат Чаллы башкарма комитеты матбугат үзәгеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев