Реклама
Яңа саныбыз дөнья күрде!
Бураны бар чак кына,
Суыгы бар чак кына.
Җирне ак кар каплаган –
Ә без шуңа шат кына!
Шат кәшәкә, чаңгылар,
Тимераяк һәм чана.
Кар бөртекләре ничаклы –
Безнең шатлык шул чама!
Түзмәгән җирән песи дә –
Кардан атлый сак кына.
Суык битләрне чеметә –
Ә без шуңа шат кына!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз