6нчы майда татар шагыйре Ренат Харис туган.
ТУГАН ҖИРЕМ
Һәрбер чишмәң синең көй чыгара,
Һәр инешең җырга әйләнгән.
Үләндәге һәрбер чык тамчысы
Әверелә нурлы сәйләнгә.
Һәр сукмагың синең — шигырь юлы,
Зур күмәк хор һәрбер урманың —
Гомер буе күрәм мин аларның
Мәдхияләр җырлап торганын.
Алар — сиңа, сиңа, туган җирем!
Лаеклыга тиеш лаеклы!
Ничек кенә, гасырлар юлында,
Саклап калыйк мондый байлыкны?!
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев