Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Иң файдалы ял

Сарманда яшәп иҗат итүче шагыйребез Дамир Гарифуллин шигыре.

Китап уку - файдалы ял,
Күңелеңә шуны сал.
Бу дөньяда гомер буе
Китап дусты булып кал.

Арсаң-талсаң, уйга калсаң,
Кулларыңа китап ал.
Кайгы төшсә, эчең пошса,
Китап бирә җанга ял.

Китапханә - гыйльми үзәк
Бөтен кеше өчен дә.
Аңа юлың өзелмәсә,
Җиңел булыр эшеңдә.

Өйрәнерсең авырлыкны
Бертуктамый җиңәргә.
Китапханә ныклы канат
Куя бит ул иңнәргә.

Китап укып матурая
Безнең эчке дөньябыз.
Шуңа да бит гомер буе
Җанда җылы тоябыз.

Әдәбият җир акылын
Түкми-чәчми асрый.
Безнең гасыр булсын иде
Әдәбият гасыры,
Китап сөю гасыры!

Автор яңалыклары: Чыгарсыңмы каршы алырга

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев