Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Яр Чаллының 17нче китапханәсендә «Балачак шаркылдап көлсен» күңел ачу программасы узды

Балаларны яклау көне уңаеннан Яр Чаллының17нче китапханәсендә «Балачак шаркылдап көлсен» дип исемләнгән күңел ачу программасы оештырылды.

Алып баручы балаларны бәйрәм белән котлады, әлеге истәлекле көннең килеп чыгу тарихы турында сөйләде.

Бәйрәмгә килүчеләр өчен «дөньяда кызлар һәм малайлар өчен шулкадәр күп төрле китап» дигән күңелле әдәби викторина әзерләнгән иде. «Танып ал һәм җырла» музыкаль конкурсында китапханәче сорау бирде, ә кунаклар нинди җыр турында сүз баруын аңларга һәм аны хор белән җырларга тиешләр иде. Бу бирем балаларга ошады, алар бик теләп җырлар җырладылар, биеделәр, үзләренең иҗади сәләтләрен ачтылар. «Барысыннан да тизрәк» уенында балалар көндәшен узып, җиңү яуларга тырышып, җиләк-җимеш һәм яшелчә җыйдылар. Аннары алып баручы балаларга таҗлардан «Дуслык чәчәге» җыярга тәкъдим итте һәм балаларга ныклы дустанә мөнәсәбәтләр булдырырга ярдәмгә авыр булмаган кагыйдәләр турында искә төшерде. Өстәвенә, яшь укучыларыбыз «Чын дуслар» дигән гыйбрәтле мультфильм карадылар.

Программа ахырында балалар «Һәрвакыт китап булсын» дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар, анда мөстәкыйль уку өчен Россия һәм чит ил авторларының әсәрләре тәкъдим ителде. Чара бик күңелле һәм бай эчтәлекле булды. Ә алып баручы нәни укучыларга җәй көне дә китапханәне онытмаска искәртте. Шул вакытта җәйге каникуллар күңелсез түгел, ә мавыктыргыч һәм кызыклы узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев