Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

«Тиздән аның туган көне»

“Апрель – Тукай ае”, дип әйтергә яратабыз.

Быелгы апрель ае Рубис Зарипов ае да. Чөнки ул 1939 елның 20 апрелендә Тукай районының Теләнче Тамак авылында туган. Аның тиздән олуг бәйрәме. Шул уңай белән оештырылган кичәдә, Чаллы Үзәк китапханәсе тамаша залы мәктәп укучылары белән шыгрым тулы иде.

Балалар шәһәрдә яшәп иҗат итүче җырчы, автор-башкаручы, Татарстан Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы, дүрт дистәгә якын китап авторы Рубис Зарипов белән очрашуга җыелдылар.

Рубис абыебыз күп төрле һөнәр иясе. Сәхнәгә юбилярның китаплары янәшәсендә гармун да урнаштырылган. Ул, мәктәп укучыларына, үзенең беренче шигыре “Бүре”не ничек язу тарихын, дүртенче класста укыганда алган гармунның, аның язмышында уйнаган роле, армия тормышын, хәрби хезмәттә үткән еллары хакында да мавыктыргыч итеп сөйләде. Хәзерге көндә аның отставкадагы подполковник булуы укучыларда аңа карата кызыксыну уятты. Юбиляр укучылар биргән һәрбер сорауны җавапсыз калдырмады.

Кичәдә, 10, 20нче мәктәп укучылары әдипнең “Татарстан гимны”, “Яратам соң әтиемне”, “Татлы, тәмле телем”, “Матур яшәгез, берләшәгез” шигырьләрен яттан сөйләп шатландырдылар.

Ә Рубис Зарипов һәрбер чыгыш ясаучы укучыга үзенең яңа гына балалар өчен басылып чыккан “Нәсихәт” шигъри җыентыгын бүләк итте. Кичә ахырында сәхнә күрке булып утырган гармун да телгә килде. Бернинди микрофонсыз Рубис абый шагыйрә Энҗе Мөэминова сүзләренә иҗат иткән “Яратам” җырын башкарды. Ә әдәби кичә укучылар белән бергә басып “Туган тел” җырын башкарып тәмамланды.

Тормышның тәмен, ямен белеп, укучыларга моң таратып яшәүче Рубис Зариповны олуг юбилее белән котлап, исәнлек-саулык теләп, очрашу истәлеге итеп фотосурәткә төшеп таралыштык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: очрашу КИТАПХАНӘ Роза хәмидуллина рубис зарипов