Соль-Илецктагы тоз мәгарәләрен ни өчен япканнар?
«Әле мин дә ял итеп кайттым бит!» дип яза Тукай районы Калмаш авылыннан Иделия Шәмитова.
«Без – ике гаилә, Соль-Илецк дигән тозлы күлләргә бардык. Ялны бик күңелле үткәрдек. Кызыклы җирләргә барырга теләгән идек, парктан башка бер җир дә юк икән анда. Элек анда «Соляные пещеры» белән «Дом вверх дном» булган, ләкин өйне җимергәннәр, ә инде мәгарәләрне япканнар. Сөйләргәме нигә икәнен?
«Дом вверх дном» тоз өстендә төзелгән булганга, кешеләр өчен курыныч тудырган. Ә инде «Соляные пещеры» 300 метр җир астында урнашкан булган. Бервакыт өч кеше шунда төшкәндә тоз тузанына буылып үлгәннәр. Шул вакыйгадан соң мәгарәләрне япканнар, ди.
Менә шундый хәлләр.
Иделия Шәмитова, Тукай районы Калмаш авылы.
Фото https://solenye-ozera.ru сайтыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев