Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Шарлар ярдәмендә иҗади сәләтне үстерәбез

Халык әкиятләрен кулланып, традицион булмаган материаллар (шарлар) ярдәмендә мәктәпкәчә яшьтәге балаларның иҗади сәләтләрен үстерү.

Мин халык әкиятләрен кулланып, традицион булмаган материаллар (шарлар) ярдәмендә балаларның иҗади сәләтләрен үстерү юнәлешендә эш алып барам.

Моның әһәмияте нәрсә дә соң? Халкыбызның авыз иҗат әсәрләре – яшь буынга белем, тәрбия бирүдә зур чыганак булып тора, аларның сөйләм телләрен үстерүдә зур ярдәм итә. Бигрәктә борынгыдан килгән әкият геройларын, бүгенге көндә шарлар ярдәмендә җанландыру, заманлаштыру, аларга кызыклы, күңелләренә хуш килә.

Балалар шарларны шулкадәр яраталар. Шарларны кызык хайваннарга әверелдерү, балалар өчен менә дигән иҗади шөгыль. Моннан тыш, шарларны кабарту – сулыш алу күнегүләре, үпкәләрне эшкәртү өчен файдалы шөгыль. Шардан ясалган җәнлекләр гади кебек, әмма үзенчәлекле эшләнмә, нинди дә булса балалар чарасына бәйрәм кәефе бирәчәк яки сабыйларны сөендерәчәк. Шөгыльләр үткәргәндә сюрприз моментларында кулланып була.

Иң беренче эш башлаганчы мин түбәндәге бурычларны куйдым:

1. Әкиятләр белән кызыксынуларын үстерү, коллектив эшендә катнашу теләге , матурлыкка омтылыш, сәнгать кешеләренә хөрмәт тәрбияләү, сөйләм телен баету.

2. Әкиятләр аркылы яхшылыкның яманлыкны җиңгәнен аңларга, җиңүгә, үз- үзенә ышаныч тәрбияләргә ярдәм итү.

3. Театр эшчәнлегенә кызыксыну уяту, иҗади сәләтләрен үстерү.

4. Сәнгать әсәрләре аша балаларның эстетик, иҗади зәвыгын үстерү.

5. Шарлардан театр курчагын ясау технологиясе белән таныштыру, вак моториканы үстерү.

6. Рольләрне тырышып башкару, курчакларын һәм җиһазларын эш беткәч урынына алып кую, сакчыллык күнекмәләрен формалаштыру.

Ә хәзер мин сезне әкият геройларын ясау этабы белән таныштырам.

Моның өчен безгә кирәк була: төсле шарлар, төсле кагәзь, төсле үзе ябыша торган пленка, ике яклы скотч, кайчы, җеп, фламастер, трафаретлар, шарлар өчен таяклар.

Иң беренче эш итеп без төрле төстәге шарларны кабартабыз. Шарлар безнең геройларыбызның гәүдә өлеше булачак. Шарларның төсен геройларга туры китереп алабыз. Шарны кабартып җеп белән яки шар таягына бәйләп куябыз.

Икенче эш итеп без геройларыбызга ябыша торган пленкадан күз, авыз, борын кисеп ябыштырабыз. Алар күз алдында җанланып китәләр. Хәзер геройларга төсле кагәзьдән шарлар төсенә туры китереп колаклар ябыштырасы калды. Ләкин хайваннарның колаклары төрле формада, шуны күздә тотып, төрле формалы колаклар кисәбез. Шулай ук аларны гәүдә өлешенә тоташтыру өчен, очларын бөкләп ике яклы скотч ябыштырабыз һәм гәүдә өлешенә тигез итеп беркетәбез.

Инде сонгы эшләрнең берсе итеп, геройларыбызга мыеклар ясап, аларны бизи алабыз. Җеп өстеннән матур төсле тасмалар бәйләп куеп та була. Шулай итеп геройларыбыз әзер булды. Бу эшләрне балалар, әти-әниләр белән бергә эшлибез.

Шулай итеп, әкият геройларын җайлы гына ясап, аларны җанландырабыз. Бу эш балаларның күңелләренә хуш килә, аларның кәефләрен күтәрә, сөйләм телләрен үстерә. Сезгә дә бу алымны кулланырга тәкъдим итәм.


Кукмара районы «Зур Кукмара авылы балалар бакчасы» Тәрбияче: Шафигуллина И.Х.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев