Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Муса Җәлил - батырлык һәм намуслылык үрнәге

Һәр кул эше, һәр рәсем шагыйрь әсәрләрен тирәнтен аңлап ясалган. Эшләнмәләрнең күп төрлелеге, һич уйламаган материал кулланып ясалуы һәркемне гаҗәпләндерде. Камырдан әвәләп ясалган Җәлил һәйкәле дә, кәгазьдән үреп ясалган гаҗәеп песи дә, пластилиннан ясалган рәсемнәр дә...

Муса Җәлил - татар милләтен дөньяга таныткан шәхес. Күренекле шагыйребезнең тиңдәшсез батырлыгы белән таныштыру, кече яшьтән үк балалар күнелендә аның әсәрләренә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан шәһәребезнең 17нче санлы балалар китапханәсендә  һәр ел саен герой- шагыйрь Муса Җәлил иҗатына багышлап иҗади бәйге үткәрү традициягә керде.

 

“Муса Җәлил - батырлык һәм намуслылык үрнәге” дип исемләнгән быелгы бәйге нәфис сүз, рәсем һәм кул эшләре номинацияләрендә үтте. Җәлил әсәрләре буенча ясалган рәсемнәр һәм кул эшләреннән оештырылган күргәзмә шигырь бәйгесендә катнашучыларны, ата-аналарны, килгән кунакларны, китап укучыларны, жюри әгъзаларын таң калдырды. Күргәзмәдәге экспонатларда  Җәлилнең  15 әсәре файдаланылган, һәм аларның һәрберсе теге яки бу әсәрне күзалларга ярдәм итә.

Һәр кул эше, һәр рәсем шагыйрь әсәрләрен тирәнтен аңлап ясалган. Эшләнмәләрнең күп төрлелеге, һич уйламаган материал кулланып ясалуы һәркемне гаҗәпләндерде. Камырдан әвәләп ясалган Җәлил һәйкәле дә, кәгазьдән үреп ясалган гаҗәеп песи дә, пластилиннан ясалган рәсемнәр дә... Экспонатларның күбесе герой шагыйрьнең “Кызыл ромашка” шигыре буенча эшләнгән. Нинди генә ромашкалар юк биредә: бәйләнгәне дә, бисер белән чигелгәне дә, кәгазь һәм төрле тукымаларны кисеп ясалганы да... 

Нәфис сүз номинациясендә катнашучылар  санының елдан ел күбәюе, бирегә берничә ел рәттән  килүчеләрнең сөйләүләренең камилләшә баруы безне сөендерде. Нәни артистлар Җәлилнең патриотик шигырьләрен күңел кылларын тетрәндерерлек итеп, ә юмористик әсәрләрен тамашачылар елмаерлык  итеп сөйләделәр. Музыкаль бизәлеш, костюмнар аларның тәэсирен тагын да арттырды.                                                                               

Бәйгегә әзерлек барган көннәрдә балалар, ата-аналар һәм төркем җитәкчеләре Җәлил  әсәрләрен кулларына алып кат-кат укыганнар, кат-кат ятлаганнар, үз эшләренә, композицияләренә туры килерлек шигырьләрне ныклап өйрәнгәннәр, ай буе Җәлил рухы белән илһамланып иҗат иткәннәр. Димәк, иҗади бәйге гаиләне дә балалары белән аралашуга этәргән, аларны бергә туплаган.                                                             

Чарада 3 яшьтән 7 яшькә кадәр шәһәребезнең 45 балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм 12 мәктәптән 1-4 сыйныфта  укучы барлыгы 398 бала катнашты.                                 

Герой-шагыйрьнең үлемсез шигырьләре балалар күңелендә  гомерлеккә уелып калыр, алар Җәлилнең батырлыгын мәңге онытмаслар дип ышанып каласы килә.

17нче китапханә мөдире Гыйззәтуллина Фирая

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев