Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Мәрхәмәтле йөрәк

Без мондый акцияләр балаларны чит бәла-казага битараф булмаска өйрәтә дип саныйбыз.

3 декабрь - Халыкара инвалидлар көне. Бу дата уңаеннан безнең 8нче «Зоренька» балалар бакчасында 2 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр бу вакыйгага багышланган декада узды, чөнки без әлеге проблемадан читтә кала алмадык.

Бигрәк тә Халыкара инвалидлар көненә багышланган «Мәрхәмәтле йөрәк» акциясенә аерым тукталасы килә.

Акциядә безнең төркемнең барлык битараф булмаган әти-әниләре катнашты. Акция ахырына якынлашты, ә балалар һаман да карандашлар, фломастерлар, уенчыклар, инвалид балалар өчен киемнәр алып килделәр. Безнең акция турында истәлеккә гомуми фотография эшләнде, аны без сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балаларга бүләкләр белән бергә тапшырдык.

Әлеге акция Яр Чаллы шәһәренең «Солнышко» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге тарафыннан Рәхмәт хаты белән бәяләнде.

Без мондый акцияләр балаларны чит бәла-казага битараф булмаска өйрәтә дип саныйбыз.

Чаллы шәһәренең 8нче “Зоренька” балалар бакчасы тәрбиячеләре Никитина Миләүшә Зәкиевна, Кружилина Рамилә Равиловна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев