Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Кечкенә генә булсак та, без сөйлибез өч телдә...

Чаллының 34нче балалар бакчасы гади генә түгел... Анда балалар кечкенәдән үк өч телдә сөйләшергә өйрәнәләр: рус, татар һәм инглиз телләрендә.

Матур һәм дөрес итеп сөйләшергә балалар инглиз һәм татар теле, математика, рәсем, йөзү, музыка шөгыльләрендә, саф һавада булганда, уен барышында, хәтта ашау вакытында өйрәнәләр. Бу эштә аларга яраткан тәрбиячеләре булыша.

Әле безнең балаларыбыз бәйрәмнәрдә татар һәм инглиз телләрендә шигырьләр, җырлар башкарырга, өч телдә театральләштерелгән әкиятләр күрсәтергә дә яраталар. Әлбәттә, алар үзләренең иң беренче тамашачылары әниләр һәм әтиләр, әбиләр һәм бабайлары өчен тырышалар.

Балаларның өч тел белүләрен тагын кайда күрсәтергә мөмкин? Әлбәттә, конкурсларда!

Күптән түгел генә республикакүләм “Беренче адымнар” фестиваль-конкурсы узды. Безнең 34нче балалар  бакчасыннан “Алтын балык” ансамбле татар телендә “Әйлән-бәйлән” җырын башкарды. Ансамбльдә татар милләтеннән булган балалар гына бар дип уйлысызмы? Ә менә юк шул! Данил, Вика, Алиса һәм Марк артистларча һәм зур теләк белән чыгыш ясадылар. Бергәләп алар Әминә, Ралина һәм Азалия ярдәмендә җырның текстын ятладылар, чиста һәм акцентсыз сөйләргә өйрәнделәр.

Ансамбльнең 1нче дәрәҗәле дипломга лаек булуын белгәч, без барыбыз да бик сөендек. Афәрин, балалар! Гел алга!


Зятнина Рамилә, Решетниченко Гөлнур, Чаллы, 34нче балалар бакчасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев