Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

КЕЧКЕНӘ ДӘ - ТӨШ КЕНӘ

Таныш булыгыз: Яр Чаллының якты йолдызчыгы Хәлиуллина Алия. Кызчыкка әле нибары 6 гына яшь, ул быел мәктәпкә җыена. Кечкенә дә - төш кенә, диләр Алия кебекләр турында. Җитешмәгән җире, кулыннан килмәгән эше юк аның: җырлый да, бии дә. Ә шигырь сөйләвен күрсәгез! Нәфис сүз осталары, музыка, бию буенча бәйгеләрдә респубикакүләм...

Таныш булыгыз: Яр Чаллының якты йолдызчыгы Хәлиуллина Алия. Кызчыкка әле нибары 6 гына яшь, ул быел мәктәпкә җыена. Кечкенә дә - төш кенә, диләр Алия кебекләр турында. Җитешмәгән җире, кулыннан килмәгән эше юк аның: җырлый да, бии дә. Ә шигырь сөйләвен күрсәгез! Нәфис сүз осталары, музыка, бию буенча бәйгеләрдә респубикакүләм алдынгы урыннар яулый Алиябез. Мактау грамоталары, дипломнар, кубоклары бик күп аның. Нәфис сүз осталыгы серләренә төшендергән өчен остазы Шакирова Рузилә Мифтахетдин кызына рәхмәтле. Алия - сеңлесе Эльвина өчен үрнәк апа. Әтисе Ринат һәм әнисе Лилиягә, әби-бабайларына куаныч, горурлык ул. Алиягә без дә уңышлар телибез! Күз тимәсен, берүк, үзенә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев