Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

«Идегәй»дән истәлек

И Идел-йорт, Идел-йорт, Идел эче имин йорт, Атам кияү булган йорт - Иелеп тәзем кылган йорт; Анам килен булган йорт - Иелеп сәлам әйткән йорт; Кендегемне кискән йорт, Керем-коңым юган йорт; Бия сауган сөтле йорт, Кымыз эчкән котлы йорт; Идел - Җаек арасы Елкы белән тулган йорт, Казан - Болгар...

И Идел-йорт, Идел-йорт,

Идел эче имин йорт,

Атам кияү булган йорт -

Иелеп тәзем кылган йорт;

Анам килен булган йорт -

Иелеп сәлам әйткән йорт;

Кендегемне кискән йорт,

Керем-коңым юган йорт;

Бия сауган сөтле йорт,

Кымыз эчкән котлы йорт;

Идел - Җаек арасы

Елкы белән тулган йорт,

Казан - Болгар арасы

Кала белән тулган йорт;

Ашлы белән Ибраһим

Ашлык белән тулган йорт,

Ата-бабам тоткан йорт,

Котлы булсын туган йорт!

(«Идегәй» татар халык дастаныннан өзек)

«Идегәй» - татар халкының тарихи героик-эпик шигъри дастаны. Ул Туктамыш хан һәм Идегәй әмир турында язылган күпсанлы риваять һәм легендалардан гыйбарәт. 17-18 йөзләрдә тулысынча формалашып бетә. «Идегәй»нең алтай, башкорт, казакъ, каракалпак, Кырым татарлары, нугай, төркмән, үзбәк милли версияләре дә мәгълүм.

"Идегәй" дастанындагы вакыйгалар XIV гасыр азагы-XV гасыр башында Алтын Урда дәүләтендә тәхет тирәсендә барган канлы көрәшнең дәүләтне таркатуга китергән кискен бер чорын сурәтли. Әсәрнең каһарманнары - Туктамыш хан, Аксак Тимер, Идегәй әмир һәм башкалар - үз заманының күренекле шәхесләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев