Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Чаллының Үзәк китапханәсендә «Мавыктыргыч лабиринт» өстәл уеннары буенча турнир узды

Шәһәр Үзәк китапханәсе ел саен үткәрелә торган «Китапханә төне» Бөтенроссия акциясендә катнашты. Шәһәрдәшләр һәм шәһәребез кунаклары өчен бай эчтәлекле, кызыклы чаралар тәкъдим ителде.

Китапханәнең белешмә-мәгълүмат бүлеге хезмәткәрләре әлеге акция кысаларында балалар, яшьүсмерләр һәм өлкән яшьтәге кешеләр өчен ачык уен мәйданчыгы оештырдылар.

«Мавыктыргыч лабиринт» өстәл уеннары буенча турнирда катнашучыларга шәһәребезнең профессиональ дизайнеры Андрей Устюжанинның «Табышмак» исемле агачтан ясалган башваткычлар белән танышу мөмкинлеге бирелде. Әти-әниләр балалар белән бер рәттән узыша-узыша башваткычлар җыярга керештеләр.

Яшьләр арасында «Мафия», «Монополия», «Агрополия», «Эволюция» уеннары зур популярлык казанды. «Шахмат», «Шашка», «Домино» традицион өстәл уеннары төрле буын кешеләрен берләштерде. Яшь кунаклар «Диңгез сугышы», «Башня», «Уно» кебек кызыклы уеннар уйнадылар, пазллар җыйдылар, кроссвордлар чиштеләр.

Бу көнне җиңүчеләр һәм җиңелүчеләр булмады. Өстәл уеннарын яратучылар бик күп уңай эмоцияләр кичерделәр, яңа уеннар белән таныштылар, вакытны файдалы үткәрделәр.

Гөлүсә Фахруллина, Чаллы шәһәре Үзәк китапханәсе хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев