Көмеш кыңгырау

Бер җимлек ун кошны коткара

Дусларым, әйдәгез, сез дә безгә кушылыгыз!

Без Кукмара районы Манзарас авылының 2нче санлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән "Бер җимлек ун кошны коткара" дигән акцияне башлап җибәрдек. Бу чара балаларны гына түгел, әти-әниләрне дә читтә калдырмады. Аларның ярдәме белән кошлар өчен җимлекләр ясап элдек. Янәшәдәгеләрне дә шушы изге эшкә җәлеп итү нияте белән, буклетлар ясап, җәмәгать урыннарында тараттык.
Дусларым, әйдәгез, сез дә безгә кушылыгыз!


Сибгатуллина Нурфия, Кукмара, Манзарас.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 20 декабрь 2019 - 15:58
    Без имени
    Молодцы 👍👍👍👍