Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Баланы ничек китапка тартырга?

Бала үрнәк күрергә тиеш - көнгә 15 минут кына булса да үзегез дә китап укыгыз.

Балаларда китап укуга мәхәббәт гаиләдә, бакчада, мәктәптә тәрбияләнә. Китапка битараф булучылар безнең заманда бик күп. Психологлар клиплы фикерләү формалаштыруда гаджетлар, видеороликлар, чатларны гаепли. Әдәби әсәрләр укымау сөйләмне ярлыландыра, грамоталылыкны да киметә. Бу хакта укытучылар да чаң суга.

Китап укыган кеше - ул белемле кеше. Үсеп килүче буында китап укуга мәхәббәт тәрбияләп буламы? Балада китап укуга кызыксыну уятучы факторларны нинди? Баланы китапка тарттырырга хыялланучы ата-аналарга нәрсә киңәш итәргә була?

Балаларыгызга кычкырып китап укыгыз. Балагыз хәрефләрне белмәсә дә аңа укырга киңәш ителә, чөнки сүзлек запасы 10 айдан формалаша башлый, ике яшьтән балалар фразаларны повесть буларак кабул итәләр, ә өч яшьтән үзләре әңгәмәдәш булалар.

Ә күп кенә ата-аналар еш кына нәниләргә китап укымыйлар. «Нәниләр китапларны тыңламый!» - диләр алар. Тик бу алай түгел. Яшь ярымга кадәр баланың актив игътибар фазасы нибары дүрт минут тәшкил итә, һәм бары өч яшьтә генә 20 минутка кадәр арта.

Әмма хәтта шушы аз гына вакыт аралыгында гына булса да балага кыска гына шигырьләр һәм әкиятләр укырга кирәк. Шулай итеп, сез мәктәпкәчә яшьтәге балаларда китапларга мәхәббәт уятырсыз.

Сабый хәрефләрне үзләштергәч, аңа укуның мавыктыргыч һәм файдалы булуын күрсәтергә кирәк. Мәсәлән, балага кафедагы менюны («Монда синең яраткан шоколадный кексың бармы?») яки өйләрдәге элмә такталарны («без Пушкин урамында булганда килербез") укырга тәкъдим итегез.

Балаларга сайлау иреген бирегез. Хәтта үсмер яшьтә дә бала төрле тематикалы китаплар укый башлагач та, моңа тыныч карарга тырышыгыз. Ахыр чиктә, теләсә нинди китап файдалы бит. Вакытлар узу белән зәвыклар үзгәрә, ә укуга мәхәббәт калачак.

Күп кенә кешеләрдә триггерлар (төрле эмоцияләр уятучы стимул-хатирә) була, шуның ярдәмендә әлеге кешеләр икеләтә ләззәтләнеп укыйлар. Мәсәлән, кемдер китап юллары буйлап бармак белән төртеп укырга ярата, чөнки әнисе шулай эшләгән. Балага үз ритуалларын формалаштырырга ярдәм итегез. Мәсәлән, укылган китап буенча фикер алышу да мөһим. Бала сезнең ешрак укыганыгызны күрсә, аның үз кулларына китап алып укуы да артачак. Бала үрнәк күрергә тиеш - көнгә 15 минут кына булса да китап укыгыз.

Чаллы шәһәренең 31нче “Кызыл калфак” балалар тәрбиячесе Якушева Гөлнара Макаримовна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев