Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Җанга кирәк җылылык

Шәһәребезгә Г.Камал исемендәге татар драма академия театры гастрольләр белән килгәч, артистлар, вакытларын кызганмыйча, М.Вахитов исемендәге 2нче татар гимназиясе укучылары белән очрашуга киләләр.

Бу безнең өчен зур мәртәбә. Гимназия директоры Фирдәүсә Әюпова һәм театр директоры Ильфир Якупов тырышлыгы белән, дүртенче ел рәттән гимназия кадерле кунакларны каршы ала.

Быел безгә килгән камалчылардан Алсу Каюмова, Ришат Әхмәдуллин, Ильфир Якупов укучыларны кабаттан мавыктыргыч театр дөньясына бөтереп алып керделәр, кабаттан балаларның күңелләрен җилкендерделәр.

Очрашуны гимназиянең «Тылсым» түгәрәге тамаша белән башлап җибәрде. Алар Чаллы драма театры артистлары Энҗе Шиһапова һәм Чулпан Садыйкова җитәкчелегендә Ф.Яруллинның «Ике чәчәк» әсәрен сәхнәләштерделәр. «Тылсым»чылар затлы кунаклар алдында сынау тоткандай дулкынландылар, тамашачыларның яратып кабул итүләрен күргәч, эчкерсез сөенделәр.

Алга таба кунаклар белән танышу-таныштыру башланды. Артистлар үзләренең мәктәп еллары, мавыгулары, хыяллары белән уртаклаштылар. Алсу Каюмованың искиткеч матур итеп сөйләвен, моңлы итеп җырлавын тыңладылар. Казан трамвайларында тукталышларны игълан итүче тавыш язмасының авторы Алсу Каюмова булуын ишеткәч, укучылар тагын да җанланып киттеләр.

Әңгәмәне Ришат Әхмәдуллин дәвам итте: «Сезнең гимназиядә мин икенче тапкыр. Беренче очрашудан алган җылы тәэсир күңелемдә сакланганга, мин, мөмкинлек чыгуга, кабат сезнең янга килдем. Сезнең белән аеруча рәхәт, сезнең белән очрашудан җанга җылылык аласың», - диде.

Әлеге фикерне Г.Камал артистларыннан ишетү - безнең эшебезгә бәя. Рәхмәт хисләрен җиткергәч, Ришат Әхмәдуллин укучыларга матур итеп җырлап күрсәтте.

Ильфир Якупов театрның алдагы планнары хакында сөйләде, театр тарихына багышланган затлы бүләк-китап тапшырды.

Г.Камал артистлары белән очрашудан калган матур хатирәләр безнең күңелләрне ел буена җылытып тора. Киләсе елларда да камалчылар укучыларга үзләренең күңел очкыннарын калдырырлар дигән теләктә кабат очрашулар көтеп калабыз.



Энҗе Нурисламова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: очрашу мәктәп