Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Уку өчен бер минут, яисә барыбыз да Пушкинны укыйбыз

Бөек рус шагыйре А.С.Пушкинның туган көнендә 8нче санлы балалар китапханәсе хезмәткәрләре Пушкин шигъриятенең әкияти дөньясына багышланган чара уздырды.

Бөек рус шагыйре А.С.Пушкинның туган көнендә 8нче санлы балалар китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан яшь китап сөючеләргә гаҗәеп Пушкин шигъриятенең әкияти дөньясына кереп чумарга, язучының тормыш юлыннан кызыклы фактларны белергә һәм тагын бер кат әкият геройлары белән очрашырга мөмкинлек тудырылды.

Әлеге чара Зяб бистәсендә урнашкан «Тридевятое царство» скверында оештырылды. Чарада катнашучылар «Әкияти ил» сукмаклары буйлап сәяхәт итеп, «Нинди гаҗәеп матур әкиятләр» викторинасы сорауларына җавап бирде, әкиятләр буенча бәйге һәм уеннарда катнашты, шулай ук «Пушкинны укыйбыз» бәйгесендә актерлык сәләтләрен күрсәтә алды. Саф һавада, зәңгәрсу күк астында балалар әлеге бәйрәм чарасын, кулларына бөек рус язучының матур китапларын тотып, «Уку өчен бер минут, яисә барыбыз да Пушкинны укыйбыз» исемле флешбук белән тәмамлады.

Ләйсән Хәертдинова, Яр Чаллы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев