Психология. Тәрбия рубрикасы буенча яңалыклар
-
Суда куркынычсызлык кагыйдәләре
Саф һава, кояш, су! Җәй көне елга буенда ял итүдән дә рәхәтрәк нәрсә бар микән?! Бу бит әле организмны чыныктыру өчен менә дигән мөмкинлек тә. Ләкин, кызганыч, ел саен сулыкларда ничәмә-ничә кешенең гомере өзелә. Шуңа күрә, су коенганда үтәргә тиешле куркынычсызлык кагыйдәләрен белеп тору беркемгә дә комачауламый. Мондый бәхетсезлеккә юл куймас өчен түбәндәге кагыйдәләрне истән чыгармагыз.
-
Әгәр бала югалса, нишләргә тиеш: балалар белергә тиешле төп кагыйдәләр
Бөтен әти-әниләрнең дә диярлек мондый хәлгә юлыкканы бар: зур сәүдә үзәгендә яки шәһәр бәйрәмендә бала беразга гына күз уңыннан югалган кебек була, инде як-ягыңа каранып эзләнәсең, каранасың һәм йөрәк жу итеп куя: баланы югалттым ахры. Әлбәттә, бу очракта әти-әнинең дә баланың да стресс кичергәнен әйтеп торасы да юк.
-
Бергәләп китап уку гаиләне берләштерә
Китап уку ул – бер-береңә ышаныч тудырырлык итеп ачыктан-ачык сөйләшүгә юл. Китап укыган вакытта балаларны кызыксындырган сорауларга җавап бирелә, нәтиҗәдә бала hәм китап укучы арасында җанлы аралашу барлыкка килә.
-
Бала гаиләсен ясый (тест)
Балага үзенең гаиләсенең рәсемен ясарга тәкъдим итегез. Һәм рәсемне анализлагыз. Бала үзенең психологик халәтен, гаилә әгъзаларына мөнәсәбәтен символик рәвештә рәсемдә белдерә. Анализлау ысуллары түбәндәге язмада.
-
Җәйге каникулда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре
Балаларның көтеп алган җәйге каникуллары җитте. Яллар күңелле, файдалы һәм куркынычсыз үтсен өчен нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәк соң?
-
Тагын бер кат тәрбия турында
Психолог булып эшли башлагач мин кечкенә балалар һәм әниләр белән эшләдем, аларның проблемалары бик охшаш иде, яшь әнинең арганлыгы, бала белән нәрсә эшләргә белмәве, истерика һәм куркулар.
-
Хисләрне ничек аерырга яки нәрсә ул "хисләр боҗрасы"
Мөнәсәбәтләрдә кыенлык яки проблема туганда, аны хәл итүне нәрсәдән башларга кирәк? Тәндәге мускуллар белән эшләгән кебек, күңел һәм хисләр белән дә эшләп була. Кайсы ситуациядә кайсы хис өстенлек ала, шуны аерырга өйрәнү яхшы.
-
Ут – дус та, дошман да...
Кече яшьтәге балаларның артык кызыксынучан, тыелган нәрсәне татып яисә эшләп карыйсы килү теләге бик көчле булуы без – өлкәннәр өчен яңалык түгел. Шырпы алып, ут сызып уйнап, учак ягып җибәрү алар өчен иң зур шатлык. Тик, бер рәхәтнең, бер михнәте, дигәндәй, уеннан уймак ясамау, балаларга нәрсә ярый, нәрсә ярамаганлыгын аңлату - өлкәннәрнең иң зур бурычларының берсе.
-
Ничек итеп рәссам үстерергә?
Язучы Сесиль Лупан яшь ярымлык вакытта ук баланы рәсем сәнгате белән таныштыра башларга киңәш итә.
-
Нәрсә ул "эмоциональ интеллект"?
"Балаларны бик күп түгәрәкләргә йөртүнең файдасы бармы?"
-
Ни өчен балаларда олыларны хөрмәтләү югалды
Бу хакта психолог Алсу Фролова-Талибуллина фикерен тәкъдим итәбез.
-
Хикмәт нидә?
Безнең халыкта борынгыдан "Хикмәт" дигән төшенчә булган, әкиятләрдә дә Зирәк карт образлары күп очрый, менә шул "Хикмәт" белән "Зирәклек" инде ул психология.
-
Хоббиның да хикмәте бар
Кайбер әти-әниләр баласы ни белән дә булса мавыга башласа, куркуга кала: сәерлек галәмәте түгелме бу?
-
«Чайлдфри»: бала сөймәүнең сәбәпләре
Бала яраткан кешеләр арабызда бихисап.
-
Әдәплелек кагыйдәләре
Кеше белән исәнләшүнең берничә төре бар: баш кагып, кул болгап, кул кысып, эндәшеп, кочаклашып күрешү...Танышыңны кайда очратуыңа бәйле рәвештә, исәнләшүнең кулай төрен сайларга кирәк. Мәсәлән, транспортта баш кагу, кул болгау хәерлерәк.