Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Психология. Тәрбия

Суда куркынычсызлык кагыйдәләре

Саф һава, кояш, су! Җәй көне елга буенда ял итүдән дә рәхәтрәк нәрсә бар микән?! Бу бит әле организмны чыныктыру өчен менә дигән мөмкинлек тә. Ләкин, кызганыч, ел саен сулыкларда ничәмә-ничә кешенең гомере өзелә. Шуңа күрә, су коенганда үтәргә тиешле куркынычсызлык кагыйдәләрен белеп тору беркемгә дә комачауламый. Мондый бәхетсезлеккә юл куймас өчен түбәндәге кагыйдәләрне истән чыгармагыз.

Суда балаларның куркынычсызлыгы тулысынча аларның әти-әниләренә бәйле. Шуңа күрә сулыклар янында  ял иткәндә һичшиксез үтәлергә тиешле беренче кагыйдә болай яңгырый: су коену бары тик мондый максатлар өчен махсус билгеләнгән урыннарда гына мөмкин.

Әлеге мәгълүматны балаларга кечкенәдән үк аңлата башларга кирәк. Тормыштан төрле мисаллар китереп, үзең үрнәк күрсәтеп, шәхси тәҗрибәң белән уртаклашып, суда үз-үзеңне дөрес тотмау нинди аяныч нәтиҗәләргә китерәчәге турында ачыктан-ачык әйтеп аңлатырга кирәк.

Суда бәхетсезлек очракларын булдырмас өчен, иң беренче чиратта ата-аналарның үзләренә иң гади кагыйдәләргә таянып эш итәргә кирәк. Аннары су коенырга барырга җыенганда, һичшиксез, бу кагыйдәләрне кече яшьтәге гаилә әгъзаларының исләренә тагын бер кат төшерү зарур.

Суда куркынычсызлык  техникасы буенча балалар өчен бик күп төрле материаллар бар. Бу – шигырьләр, рәсемле китапчыклар, бу тема буенча уен һәм күрсәтмә әсбаплар кергән методик эшләнмәләр.

Суда куркынычсызлык чараларын төгәл үтәү куркаклык түгел, ә саклану чаралары. Бу кагыйдәләрне үзегез дә үтәп, балаларыгызга да өйрәтегез. Ул чакта гаилә белән сулыклар янында,  аның аяныч нәтиҗәләре булырга мөмкин дип борчылмыйча, рәхәтләнеп ял итәргә була.

  • Балаларны сулыклар янында караучысыз калдырмагыз - бу куркыныч.
  •  Беркайчан да таныш булмаган урында коенмагыз.
  •  Пычрак сулыкларда коенмагыз.
  •  Базлар булган һәм чишмә типкән сулыкларда коенмагыз.
  •  Суда шау-шулы уеннар оештырмагыз һәм балаларга да рөхсәт итмәгез - бу куркыныч.
  •  Иң әйбәте иртән яисә кичке якта коену - бу вакытта кояш җылыта, әмма эссе сугу куркынычы юк.
  •  Кояшта булганда артык кызынудан һәм эссе сугудан саклану чаралары күрегез.

http://kaybici.tatarstan.ru/ http://sobes.tatarstan.ru/ сайтларыннан материаллар кулланылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев