7 июнь 2019 яңалыклары
-
Татарстан РФ төбәкләре инвестиция климаты рейтингында лидерлар өчлегенә керде
Яңартылган исемлектә 283,6 балл җыйган Мәскәү – беренче, Татарстан (283,3 балл) – икенче, Төмән өлкәсе өченче урынны били.
-
Нәрсә ул краудфандинг яки ничек итеп балалар өчен татар китабы чыгаруга үз өлешеңне кертергә
7нче июнь - Россиядә краудфандинг көне. Бу яңа дата 2012 елның 7нче июнендә Россиядә беренче краудфандинг сервисы – Planeta.ru сайты эшли башлауга багышланган.
-
Суда куркынычсызлык кагыйдәләре
Саф һава, кояш, су! Җәй көне елга буенда ял итүдән дә рәхәтрәк нәрсә бар микән?! Бу бит әле организмны чыныктыру өчен менә дигән мөмкинлек тә. Ләкин, кызганыч, ел саен сулыкларда ничәмә-ничә кешенең гомере өзелә. Шуңа күрә, су коенганда үтәргә тиешле куркынычсызлык кагыйдәләрен белеп тору беркемгә дә комачауламый. Мондый бәхетсезлеккә юл куймас өчен түбәндәге кагыйдәләрне истән чыгармагыз.
-
Шәһәр яны лагерьларында яки "Артек" лагерында ял итү өчен нишләргә кирәк?
Татарстан Республикасы «Лето» балалар һәм яшүсмерләрне сәламәтләндерү, ял һәм эш белән тәэмин итү үзәге балаларның җәйге ялын планлаштыру өчен киңәшләр бирә
-
Оста пешекче үсә
Күптән түгел Кукмарада “БалаSkills” фестивале үтте. “Пешекчелек 5+” компетенциясендә башлангыч сыйныф укучылары арасында Алинә Ханнанова беренче урынны алды, дип хәбәр итә "Хезмәт даны" газетасы сайты.