Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Психология. Тәрбия

Әгәр бала югалса, нишләргә тиеш: балалар белергә тиешле төп кагыйдәләр

Бөтен әти-әниләрнең дә диярлек мондый хәлгә юлыкканы бар: зур сәүдә үзәгендә яки шәһәр бәйрәмендә бала беразга гына күз уңыннан югалган кебек була, инде як-ягыңа каранып эзләнәсең, каранасың һәм йөрәк жу итеп куя: баланы югалттым ахры. Әлбәттә, бу очракта әти-әнинең дә баланың да стресс кичергәнен әйтеп торасы да юк.

Әгәр дә балагызга шундый очракта нишләргә кирәген алдан өйрәтеп куйсагыз, аны табуы җиңелрәк булыр.

Иң төп кагыйдә: бала яттан әйтеп бирә белергә тиешле әйберләр

  • Үзенең исемен һәм әти-әнисенең исемен;
  • Әти-әнисенең телефон номерларын;
  • Үзенең адресын;
  • Шулай ук бала бәла-каза килеп чыкканда 112 номерына шалтыратырга кирәк икәнен белергә тиеш.

 

Әгәр бала шәһәрдә югалса

 

  1. Бала әти-әнисен югалткан урында көтеп торырга тиеш.
  2. Ярдәм сорап форма кигән кешегә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Мәсәлән, полицейскийга, сәүдә үзәге сакчысына, яки шул урындагы берәр кибет, кафе хезмәткәренә яки якын тирәдәге балалы әнигә килеп хәлне аңлатырга, әти-әнинең телефон номерын әйтергә мөмкин.

 

Игътибар!

  • Бала бары тик полиция хезмәткәренә генә тулысынча ышанырга мөмкин икәнен белергә тиеш. Башка бөтен олы кешеләр белән дә сак булырга кирәк.
  • Чит кешегә ияреп беркая да китәргә ярамый. Хәтта ул әниең янына алып барам дисә дә.
  • Үзегезнең гаилә әгъзаларына гына мәгълүм пароль уйлап табарга мөмкин. Бу бала үзен тапкан кешегә телефон номерын әйткәч, телефонның теге башындагы кеше чыннан да аның әнисе икәненә инану өчен кирәк. Бала: «Әни, пароль», - дигәч, сез аны әйтерсез, һәм бала тынычланып китәр.

 

Әгәр бала юлда югалса

  1. Бала автобустан яки метродан вакытыннан алда чыкты, ә сез алга таба китеп бардыгыз, ди. Мондый чакта бала паникага бирелмәскә тиеш. Ул шул тукталышта яки станциядә сезне көтеп торсын.
  2. Әгәр киресенчә, әни кеше кирәкле тукталышта төште, бала өлгермичә, китеп барды, ди. Бу очракта бала киләсе тукталышта төшәргә һәм әнисе килеп алганны көтеп торырга тиеш.

Игътибар!

Әгәр бала әнисен югалтканын аңласа, башта кычкырып әнисен чакырырга карарга тиеш. Чөнки әнисе бер-ике адымда гына булып та, бер-берсен күрмичә торырга мөмкиннәр. Каты кычкырудан бала оялмаска тиеш, шуны аңлатыгыз.

 

Бала урманда адашса

 

  1. Әти-әниеңне югаткан урыннан беркая да китмәскә.
    Үзен тизрәк тапсыннар өчен бала кычкырып аваз бирергә, ярдәм сорап кычкырырга тиеш.

  2. Елга, күл, буага кермәскә, йөзеп аргы ярга чыгарга тырышмаска! 

  3. Җиргә ятып йокламаска. 

  4. Гөмбәләр һәм җиләкләр ашамаска.

  5. Урманда очраган хайваннарга якын килмәскә, сыйпамаска.

 

Әти-әниләргә киңәшләр

 

  1. Походка чыкканда балага ерактан күренеп төрерлек ачык төсле кием кидерергә.
  2. Кесәсенә ак кулъяулык салырга. Караңгы төшкәч, бала аны агач ботагын бәйләсә, ерактан күреп алыр өчен.
  3. Баланың үзе белән су һәм ниндидер ризык булырга тиеш.
  4. Балага сыбызгы алып бирегез. Әгәр адашса, ул аны сызгыртсын, табуы җиңелрәк булыр.
  5. Кайчакта бала адашканы өчен ачуланырлар дип, тавыш бирмичә торырга мөмкин. Моны балага яхшылап аңлатырга кирәк.

Игътибар!

  •  Мәсәлән, мине югалттың, ди, беренче нишлисең дип, бала белән уен рәвешендә әледән-әле кабатларга кирәк. Кайчакта рольләрне алмашып уйнарга да мөмкин.
  • Моны уенчыклар белән дә уйнарга була.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев