Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Психология. Тәрбия

Нәрсә ул "эмоциональ интеллект"?

"Балаларны бик күп түгәрәкләргә йөртүнең файдасы бармы?" 

Бүгенге көндә олылар еш кына "тәртипсез, тыңлаусыз, ялкау" дип, балалардан зарланырга ярата. Ә алар бу тискәре сыйфатларга кайчан һәм ни өчен ия була соң?
Бу очракта әлеге мәсьәләгә бәйле рәвештә тагын бер төрле сорау куярга кирәк: "Балаларны бик күп түгәрәкләргә йөртүнең файдасы бармы?" 

Ничек уйлыйсыз, бу ике теманы нәрсә бәйли?
Әти-әни кечкенәдән баланың акыл үсешен дөрес юлдан җибәрим дип, аны бишәр түгәрәккә өстери башлый, әйе нәкъ менә өстери, чөнки баланың уйныйсы, шаярасы килә, ә ул өстерәлеп "берсеннән берсе файдалы" түгәрәкләргә чак җитешә, төн җиткәч арып-талып кайта һәм уйнарга вакыты калмый.

Ә бит баланың нормаль үсеше өчен ирекле рәвештә, үзе теләгәнчә уйнау да, сикерү дә, йөгерү дә кирәк. Уен вакытында ул үзенең хисләрен чыгара, уйларын тәртипкә китерә, үзен аңларга, сизәргә өйрәнә.

Тагын бер бик мөһим нәрсә - әти-әнинең мәхәббәте, көненә биш минут булса да баланы назлы итеп кочаклап утыру, иртән матур сүзләр белән уяту, кайчакта бергә уйнау, баланың моң-зарларын яки юк-бар сүзләрен тыңлау, бергәләп табигатькә чыгу, бергә мультфильм карау, бергә тәмле ризык пешерү. Бала үзен эмоциональ яктан яхшы сизсен өчен, үзенең кирәклеген аңласын өчен шушы гади әйберләр дә җитә.
Хәзерге көндә "эмоциональ интеллект" дигән термин бар. Бу - кеше үзенең хисләрен: ачуын да, мәхәббәтен дә һ.б. хисләрне аңлау һәм дөрес юл белән чыгарырга яки аңлатырга өйрәнү өчен кирәк нәрсә.

Эмоциональ интеллект әти-әнинең баласының хисләрен кабул итеп, аңлавында тәрбияләнелә һәм үсә. 
Ә явызлык исә эмоциональ салкынлыктан яки хисләрне кире кагудан туа. 
Димәк, яшүсмер чорга килеп җиткәч бала явызлык күрсәтә башламасын өчен, әти-әниләрдән бары тик күңел җылысы, баланың хисләрен аңлау гына сорала. 
Элек-электән, бу тәрбия нигезе булган, бүген без бу табигыйлыктан ераклашмасак иде.

 

Кайчак әти-әниләр аптырашта кала: баланы кайчан төрле түгәрәкләргә йөртә башларга кирәк? 

 

Әгәр бала балалар бакчасына йөрми икән, кешеләргә ияләштерү ягъни социализация максатыннан мәктәпкә кадәр дә йөртә башларга мөмкин. Иң мөһиме - ул балага кызыклы булсын һәм баланың уйнарга да вакыты калсын.

Мәктәп яшендә шулай ук баланың расписаниесе сәгате-минуты белән бер түгәрәктән икенчесенә йөреп үтмәсен, ял итәргә дә вакыты калырга тиеш.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев