Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Психология. Тәрбия

Балалар - ата-ана милке түгел

Масару Ибуканың тәрбия принциплары.

Баланың җаена гына торуга караганда, аны күрмәмешкә салышу куркынычрак. Кайбер ата-аналар «ирекле» тәрбия дигәндә, аны ашату, киендерү, уенчыкларга күмү, режим булмау һәм артык игътибар бирмәү дип кенә  аңлыйлар.

Мондый «ирекле» тәрбияләнгән балалар үскән саен үзләрен күпкә ышанычсызрак тоя башлый. Аларга, гадәттә, ярату, наз җитми. Ә җылы  мөгамәлә тоеп үскән балалар исә, киресенчә, җәмгыятькә тизрәк яраклаша  һәм мәрхәмәтле,тыныч холыклы булып үсә.

Ата-аналарның мин-минлеге балада ялган кыйммәтләр формалаштыра. Әти-әнисенең нәрсәне зурлавына карап, бала да шуңа тартыла. Кайвакытта үсеш максатын күзаллаган дәресләр газапка әйләнә. Масару Ибука исә, ул  дәресләрнең, мәсәлән, скрипкада уйнарга өйрәтүнең үзмаксат түгел, ә баланың сәләтен ачуга ирешү ысулы гына булуын истән чыгармаска киңәш итә.

Әлбәттә, аның скрипкада уйнавы белән горурланырга да була. Әмма класста  аннан да яхшырак уйнаучылар булуы да мөмкин ич. Әгәр бала скрипкада уйнарга өйрәнү аркасында үз көченә ышана ала һәм аралашу сәләтен камилләштерә икән, димәк, максат тормышка ашкан дигән сүз.

Балалар - ата-ана милке түгел. Күп кеше үз баласы янында чагында, аның белән нишләсәң дә ярый, дип уйлый. Дәрескә китергәч: «Минем баламнан  ни дә булса чыгар микән?» - дип сораучыларга мөгаллим: «Берни чыкмый. Ул бик яхшы кеше булачак», - дип җавап бирә торган булган. Аның фикеренчә, баланың ихтыяр көченә күз йомарга ярамый, югыйсә, гомер буена аның үз-үзенә ышанычы булмаячак. Ата-аналарның бурычы - балаларына  киләчәк өчен күбрәк сайлау мөмкинлеге тудыру. Алар түгел, ә бала үзе – үз  киләчәгенең хуҗасы

Башкалар алдында балагызны мыскыл итмәгез. Күп кенә ата-аналар башкалар алдында балаларының гаебен күрсәтеп тәрбия кылам дип уйлый һәм  бик нык ялгыша. Хәтта 1 яшьлек сабый да үзе турында сөйләгәннәрен тоемлый.

Бала тәрбияләү - ул үзеңне тәрбияләү дигән сүз. Балалары тыңлаусыз булу­да әти-әниләр үзләре гаепле. Гадәттә, эшкә өйрәтү «тегене эшлә, моны алып  кил»дән артмый. Ә үзләре телевизор каршында сериалдан аерыла алмый. Масару Ибука, моны ялкау кеше методы, дип исәпли. Баланың эшкә омтылу  теләген бары шәхси үрнәк белән генә тудырып була.

                                                                                                                                

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев