Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Кәүсәр чишмәсе

Рамазан аена шагыйрь Мөҗәһит Әхмәтҗановтан күчтәнәч

«Бисмилла» сүзен ишетсә, Шайтаннар качарлар, ди.

Бисмилла

Бисмилла дип башладыңмы,

Эшләр гел уңып тора.

Әби-бабайларыбызның

Күңеле булып тора.

Бисмилла, бисмилла,

Уңышлар китерсен.

Бисмилла, бисмилла,

Бәхетле иттерсен!

«Бисмилла» сүзен ишетсә,

Шайтаннар качарлар, ди.

Безгә бәхет капкаларын

Киереп ачарлар, ди.

Бисмилланы онытмыйча

Кабатлыйм иртә-кичен.

Бөтен уй-теләкләребез

Тормышка ашсын өчен.

Бисмилласыз бер эшкә дә

Ярамый керешергә.

Бисмилласыз һич тә булмый

Уңышка ирешергә.

 

Табышмаклар

Ул бары тик берәү генә,

Тудырмаган, тумаган.

 

Беркем дә юк аның кебек

Безне җирдә сынаган.

(Аллаһ)

Иң кадерле, иң саваплы,

Солтаннарның - солтаны.

Шуңа күрә дә ел саен

Көтеп алалар аны.

(Рамазан ае)

Намаз укуның тәртибен

Мөселманнар беләләр.

Намазлыкка баскач алар

Кай якка юнәләләр?

(Кыйбла ягына)

Ул бәйрәмдә һәр мөселман

Изге гамәлләр кыла.

Атна саен килә ул көн,

Ул көн нинди көн була?

(Җомга)

Көн саен мәчет ягыннан

Ишетелә бер тавыш.

Нинди моңлы чакыру ул

Барыбызга да таныш?

(Азан тавышы)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Корьән укучылар бәйгесе дин рамазан ае ураза