Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият

Мактанчык төлке

Балалар йоклар алдыннан әкият тыңларга ярата. Кызыбызга тагын бер әкияти тарих уйлап чыгардык әле. 

Хәзер, караватка менеп ятуга, әкиятне үзе үк сөйли башлый. Сез дә тыңлап, сөйләп карагыз әле бәбиләргә, ошатсалар, хәбәр калдырырга онытмагыз. Рольгә кереп укысагыз, ошатмый калмаслар дип уйлыйм.

МАКТАНЧЫК ТӨЛКЕ

Яшәгән ди урманда
Мактанчык иркә төлке.
Мактана икән көн дә:
«Мин - бу урманның күрке!

Минеке кебек койрык
Бергездә дә юк бүтән.
Койрыклар ала торган
Көн артта калган күптән.

Иң матур койрык миндә,
Койрыгыма юк тиңнәр.
Мин хәйләкәр, мин чибәр,
Ярыша алыр кемнәр?!

И куянкай, бичара,
Минем койрыкка кара:
Җил исеп куйса бераз,
Мамык кебек кабара.

Әй, бүре, килче бире,
Синең койрык ник кәкре?
Минеке төсле шәпне
Булмас шул табып кире.

Аю абзый, үзең зур,
Ә койрыгың кечкенә,
Бик килешеп бетми шул,
Синең кебек көчлегә».

Мактанып аргач шулай,
Өенә кайта төлке.
Ә иртә белән торса,
Койрык - юк... Менә көлке!

Нишләргә белми төлке,
Кем урлаган? Кем тигән?
«Минем матур койрыкка
Кемнәрнең күзе тигән?»

Шулай диеп иң әүвәл
Төлке киткән куянга.
"Кайтар! - диеп, - койрыкны!"-
Кычкырган бар урманга.

- Тимәдем койрыгыңа,
Үземнеке бик җиткән.
Кирәкми башка койрык,
Нахакка гаеп итмә.

Төлке киткән бүрегә,
Инде юл юк кирегә:
«Кызыккансыңдыр әле,
Койрыгымны бир, яле!»

- Ни хәл бу, нинди яла,
Миндә юк синең койрык,
Ачуымны китермә,
Кит тизрәк! Миннән боерык!

Бүредән соң аюга
Юл тоткан төлкебикә.
Бу юлы кычкырмаган,
Сораган булып иркә:

«Барыбыз да беләбез:
Урман хуҗасы - аю.
Яхшы түгел шулай да
Төлке койрыгын алу.»

- Мин тимәдем койрыкка,
Ялган гаеп ташлама.
Минем кебек гаделнең
Ак исемен таплама.

Бара икән төлкекәй,
Кайгыга баткан үзе.
Шулчак ныклап караса,
Сукмакка төшкән күзе.

Төшеп калган икән бит
Аның матур койрыгы.
Тизрәк алып таккан ул
Йомшак алтын байлыгын.

Тик шуннан соң Төлкекәй
Мактануын ташлаган.
Мин иң матуры, диеп,
Сөйләп йөрми башлаган.

Тышкы кабыктан гына
Тормый шул ул матурлык.
Артыгын күп мактансаң
Килергә мөмкин хурлык!
Гөлшат Атнагулова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев