Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият

Ай тотылу

Кайчандыр дөньяда мәһабәт Җилбәгәй дию яшәгән, ди. Галимҗан Гыйльманов әкияте.

Кайчандыр дөньяда мәһабәт Җилбәгәй дию яшәгән, ди. Ул бертуктаусыз җәнлек-хайваннарны, хәтта ке­шеләрне йотып тора икән. Әгәр болай дәвам итсә, та­гын бераздан Җир йөзендә бер генә тереклек заты да калмаячак икән.

Күк Тәңресе үзе кайчандыр барлыкка китергән кешеләрне, Җирдәге тереклекне кызганган һәм ярдәм итәргә булган. Ул Җилбәгәйне алырга Җиргә Айны җибәргән. Ай бу хәшәрәтне үзенә тартып алган, казык кагып, аны чылбыр белән бәйләп тә куйган. Унбиш көнгә бер мәртәбә генә иреккә чыгарып ала, ди. Нәкъ шул вакытта Ай бөтенләй кимеп күренә, хәтта юкка чыккан кебек була икән. Кайчакта Җилбәгәй, иреккә чыкмак-чы булып, тавыш-гауга куптара һәм Айга бик күп зыян сала икән. Җилбәгәйнең өстенлек алган вакытларын Җир өстендә яшәгән кешеләр «Ай тотылу» дип атаганнар да инде.

Иң мөһиме, бу көнне кешеләр үлми. Борынгы ышанулар буенча, бу көнне җан ияләрен үтерергә ярамый. Бу көнне хәтта ит ашарга да ярамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев