Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият язабыз

Мактанчык куян кызы турында әкият

Яшәгән ди, бер куян кызы. Ул көн саен күл янына килә дә: “Мин нинди матур, мин нинди чибәр!” дип үз-үзенә сокланып, җырлап утыра икән.

Яшәгән ди, бер куян кызы. Ул көн саен күл янына килә дә: “Мин нинди матур, мин нинди чибәр!”, дип үз-үзенә сокланып, җырлап утыра икән. Күлдәге бакалар да җырларга яраталар. Алар беркөнне төнбоек яфракларына утырып: “Без нинди чибәр, без нинди матур”, дип җырларга тотынганнар. Куян кызы бик үпкәләгән: ничек инде бакалар куян кызы кебек  матур булсын?! Ул борынын чөйгән дә, күл буеннан горур гына китеп барган. Бакалар, әлбәттә, аңа үпкәләп тормаганнар, алар Куян кызын акылга гына утыртырга теләгәннәр. Алганнар, ди, әбиләре Гөберлебикәнең зур фотосурәтен, шуңа колаклар, мыеклар, коерык өстәп куяганнар, ди. Икенче көнне куян кызы янә күл буена килгән һәм үзенең судагы сурәтенә караган. Ә анда аңа таба зур яшел колаклы, мыеклы, яшел йөзле бер җан иясе карап тора икән. Куян кызы 
башка җиргәрәк китеп караган, анда да шул ук хәл икән. Ул ачудан суга таш аткан, тик су тынычлануга, шул ук сурәт кире кайткан. Шуннан соң бакалар судан чыканнар да куянкайга карап җырлый башлаганнар: “Син нинди чибәр, син нинди матур, нәкъ 
безнең шикелле!” Куян кызы җырның ахырынача түзеп тора алмаган, урман эченә йөгергән. Һәр почмакта аңа күлдәге сурәт карый сыман тоелган. Шуңа аның күзләре кылыйланып калган, ди. Үзе куркакка әйләнгән, ди. Шат күңелле бакалар тәкәббер куян кызын менә шулай кызык иткәннәр.
Тәрбияче: Ягфарова Әлфия Нургалиевна, Колшәрип авылы МБДОУ “Гөлбакча”, Колшәрип авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев