Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Бәйрәм тюльпаннарын гадәти булмаганча куллану ысулы

Бу көннәрдә күбебезнең тәрәз төпләрен, өстәлләрен лалә чәчкәләре бизәп торадыр, мөгаен. Әлеге лаләләрне тагын берничә төрле итеп кулланып була.

Ял көннәре булгач, балалар белән мәшәкатьлерәк шөгыльләр үткәреп алсаң була, әйе бит.  Интернеттан күреп, уч-бармакларны буяуга манып лалә ясап карыйк әле, дигән уйны тормышка ашыра башлагач, үзеннән-үзе башка идеяләр дә туды.

Аппетит ашаганда килә диләрме әле?

Сезнең белән дә бүлешәсе булдым менә. Нәтиҗәдә, сенсор интеграция элементларын кулланып үткәрелә торган тулы бер дәрес килеп чыкты:
? тере лалә чәчәкләре белән танышу (иснәү - сулыш гимнастикасы, төсләре белән танышу, таҗ-яфракларын тотып карау - тактиль хисләр);
?кулларга буяулар сөртеп, рәсем ясау, тактиль хисләрне үстерү;
?база төсләрне өйрәнү яки кабатлау;
?сөйләм өчен мөһим булган сулыш гимнастикасы (коелган таҗларга берничә мәртәбә өрү - "җил ясау", балалар моны бик ярата) ;
?лалә турында мәгълүмат бирү (IQ карточкаларның артында бирелгән);
?милли тәрбия (лалә чәчәге татарларның милли бизәге, символы икәнен аңлату, фотода күрсәтелгән әсбаплар: китап, формочкалар булса, тагын да әйбәт, алай кече яшьтәге балалар яхшырак үзләштерә, әлбәттә);
?киселгән шаблоннарны төсләре яки зурлыклары буенча аеру, открытка ясау;
?китаптан алынган бармак уены - чәчәкне бармаклар белән күрсәтергә өйрәнү (мотор планлаштыру - ми эшчәнлегенә уңай йогынты)

?вакыт һәм формочкалар булган очракта, балалар белән бергәләп тәмле печеньелар пешереп, чәй эчү.

Динара Фәйрушина.

Автор фотосы.

«Истә тот» рубрикасы буенча яңалыклар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: лайхак тюльпан лалә чәчәге динара фәйрушина чәчәкләрне кая куярга лайфхак с тюльпанами