Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Татарстанда «Мәдәни яз» акциясе кысаларында 100дән артык чара уза

Халык бушка спектакльләргә, экскурсияләргә, концертларга, күргәзмәләргә, мастер-классларга һәм иҗади очрашуларга бара ала.

Татарстанда һәм аның башкаласында «Мәдәни яз» акциясе дәвам итә, ул 25 мартка кадәр дәвам итәчәк. Мәдәният учреждениеләрендә 100дән артык чара — спектакльләр, экскурсияләр, концерт программалары, күргәзмәләр, мастер-класслар һәм иҗади очрашулар планлаштырылган.

Барлык теләүчеләр «Шәрык клубы» интерактив мультимедиа комплексында, «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә һәм Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның Заманча сәнгать галереясендә күргәзмәләрдә, филармония джаз-оркестры концертында, Татарстан Республикасы Милли музеенда «Тарих белән бергә» дигән иммерсив экскурсиядә була алалар.

Чараларның тулы исемлеге ТР Мәдәният министрлыгы сайтында тәкъдим ителде, ул акцияне оештыручы булып тора. 

«Мәдәни яз» чараларының күбесе бушлай. Акция Россия халыкларының мәдәни мирасы елына багышланган. Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/culture/14-03-2022/tatarstanda-m-d-ni-yaz-aktsiyase-kysalarynda-100d-n-artyk-chara-uza-5851251

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X