Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Рафис Борһанов Татарстанда чыгарылыш имтиханнарының ничек узачагы турында сөйләде

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы республика укучыларының дистанцион дәресләре кайчан тәмамланачагын хәбәр итте.

Татарстанда дистанцион белем бирү ничек оештырылган, укучылар БДИ һәм ТДИны кайда бирәчәк, яңа эш формасы педагогларның хезмәт хакына һәм белем бирүнең сыйфатына йогынты ясаячакмы -  ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Андрей Кузьмин белән әңгәмәдә шул турыда сөйләде. 

"Без май аенда уку программасын тәмамлыйбыз. 8нче июньдә республикада беренче БДИ, ә 9нчы июньдә беренче ТДИ узачак. Быел БДИ ике төп имтиханнан тора: математика һәм рус теле. Балалар аларны имтихан кабул итү пунктларында гадәттәгечә тапшырачаклар. Бу процедура законнарда язылган, шуңа күрә без бернине дә үзгәртмәячәкбез", - дип билгеләп үтте министр.

Рафис Борһанов имтихан вакытында барлык санитар нормалар һәм кагыйдәләр үтәләчәк, дип өстәде. Укучыларны Роспотребнадзор киңәшләре нигезендә бер-берсеннән ара калдырып утыртачаклар. Кирәк булса, укучылар берничә төркемгә бүленәчәк.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев