Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

“Казан риваятьләре” китабындагы барлык рәсемнәрнең авторы - балалар...

Китап 1нче июнь - Балаларны яклау көнендә тәкъдим ителде.

Татарстан башкаласында “Казан риваятьләре” китабы тәкъдим ителде, китапка иллюстрацияләрне Казан балалары ясаган. Яшүсмерләр клубларында, сәнгать мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр һәм сәләтле балалар ясаган рәсемнәрне бер экспозициягә берләштереп, Казан ратушасында галереяга куйганнар..

“Юлбасма” яшь татар нәшрияты,  Балалар һәм яшьләр эшләре комитетының уртак проекты кысаларында чыккан китап – Казан белән бәйле иң танылган татар риваятьләре җыентыгы. Анда Сөембикә ханбикә, канатлы Зилант, Кабан күле хәзинәләре, Казанның барлыкка килүе турындагы риваятьләрне укып була. Китапка барлыгы 50 риваять кергән.

Китап тиздән кибетләрдә пәйда булачак. Аның тиражы 1,5 мең данә. Китаптагы риваятьләр рус һәм татар телләрендә язылган, рус теленә риваятьләрне танылган балалар язучысы Борис Вайнер җайлаштырган.

Чыганак  KZN.RU, Ксения Швецова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев